Илдар Фәттахов: “Спорттан кала, мин умартачылык эше белән мавыгам” (Интервью)
Илдар Фәттахов – тумышы белән Бөгелмәдән. 3нче урта мәктәптә белем ала. Әлеге вакытта муниципаль бюджет оешмасы “Факел” спорт мәктәбендә дзюдо буенча тренер булып эшли. Өйләнгән, хатыны белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.
– Илдар, вакыт табып, безнең белән очраштыгыз, рәхмәт. Дөресен әйткәндә, моңа бераз шикләнгән идем, чөнки сез бик эшлекле кеше! Яшь бөгелмәлеләрне зур спортка әзерлисез. Ә шәхсән сезнең өчен спорт кайчан һәм нинди юлдан башланып китте?
– Минем әти-әнием – педагоглар. Әни күп еллар музыка укытучысы булып эшләде. Әтием үз гомерен тренерлык эшенә багышлады. Бүгенге көнгә кадәр яшь буынны спортка әзерли . Мин дә – кече яшьтән спорт залында үскән бала. Спортка юл нәкъ менә шуннан башланып китте дә. Башкача мөмкин дә түгел иде.
– Әйткәнегезчә, сез – спорт гаиләсендә үскән бала. Иртәнге якта, мөгаен, зарядка, салкын су белән чыныгу, тренировкалар, ярышлар… Мондый яшәү рәвеше арытмадымы? Башка юнәлешне сайлау турында башта уйлар булдымы?
– Мин, чыннан да, совет спорт гаиләсендә үскән бала. Моңа бик шатмын! Әлбәттә, зарядка белән генә чикләнеп калмадык, бу, дөрес әйттегез, чыныгу, иртәнге йөгерү, буыннарны тарту, турникта тартылу (минем өчен бик авыр бирелә торган күнегү иде)… Минем өчен әти һәрвакыт үрнәк булды. Аеруча балачакта, чөнки мин гел аның белән булдым. Укудан кайткач, әти белән я урамда уйный идек, я спортзалга бара идек. Ул чакта тренер булу турында, әлбәттә, башта уйлар булмаган инде. Балалар бакчасына йөргәндә хыялда шофер һөнәре булган иде. Мәктәпкә укырга кергәч, аң үзгәрде, әтинең дәрәҗәле кеше булуына сокландым, аның кебек булырга теләдем.
– Гаиләгез турында сөйләшик әле. Сез – яраткан ир, бәхетле ата. Ялгышмасам, күп балалы ата. Хатыныгыз белән ничә бала тәрбияләп үстерәсез? Зур гаилә сезнең хыялыгыз идеме?
– Без хатыным белән өч бала тәрбияләп үстерәбез. Мөгаен, һәркем зур гаилә турында хыялланадыр, мин дә хыялландым! Шөкер, без зур, матур гаилә! Ә зур гаилә нигә кирәк дисезме, җавабы бер, тирәңдә күп бала булганда гына үз-үзеңә ышану көче һәм киләчәккә өмет зур. Балалар бит ул – шатлык, бәхет, куаныч!
– Һәм спорт хакында… Сез – дзюдо буенча тренер. Әлеге спорт төре кайсы ягы белән балаларны җәлеп итә?
– Кайсы гына спорт төрен алмыйк, бу юлны сайлаган балалар нык, көчле, чыдам, дисциплиналы булырга тели. Дзюдо искәрмә тугел. Ул балаларны алдынгы, җаваплы булырга өйрәтә.
– Һәр тренерның горурлыгы бар. Спортчылар турында әйтүем. Тәрбияләнүчеләрегез арасында сез горурланып сөйли торганнары бармы?
– Минем тәрбияләнүчеләрем хакында горурланып сөйләргә әле иртәрәк дип уйлыйм. Үсеннәр, үз өсләрендә эшләсеннәр. Әлбәттә, әлеге спорт төрен яңа гына сайлаган балаларга уңышка ирешкән спортчыларыбызны мисал итеп китерәбез. Ә соңгыларына исә алга таба тагын да зур җиңүләргә ирешергә кирәклеген аңлатабыз. Чөнки без тренерлар теге яисә бу баланың физик мөмкинлекләрен һәм аларның нинди потенциалга ия булуларын бик яхшы беләбез. Аларны без куәтләмәсәк, моны кем эшләсен?!
– Спорт белән барысы да аңлашылды… Ә менә бервакыт моңлы тавышыгызны ишеткәч, хәйран калдым. Гөнаһ шомлыгы, хәтта фонаграммага җырлыйсыз дип уйладым. Сез – “Бөгелмә тавышы” (“Голос Бугульмы”) проектында катнашучы. Анда ничек эләктегез? “Йолдыз авыруы” сезгә кагылмадымы?
– Бу – бәхетле очрак, дип әйтер идем... Миңа тәкъдим иттеләр. Озын-озак уйламыйча, ризалаштым һәм бер дә үкенмим. Бик кызыклы проект. Фонограммага килгәндә, ул хакта сүз дә бармады. Катнашучыларның барысы да тере тавышка җырлады, мин дә! “Йолдыз авыруы”н эләктермәдем. Бу авырудан интегергә без әллә нинди танылган кешеләр түгел. Гап-гадиләр, биргәненә шөкер дип яшәүчеләр!
– Сезгә моң әниегездән бирелгәнме? Ул бит музыка уытучысы… Бәлки, гаиләгездә тагын җырлаучылар бардыр?
– Әти ягыннан да, әни ягыннан да безнең нәселдә җырлыйлар. Әтинең әнисе турында әйтәсем килә. Ул бик көчле тавышка ия иде. Хәзер инде гүр иясе. Әнинең әтисе гармунда матур уйный һәм жырлый торган булган. Миңа бу сәләт алардан бирелгәндер дип уйлыйм. Шул яктан да мин бәхетле кеше!
– Сезнең чын дусларыгыз бармы?
– Әйе, чын дуслар бар! Алардан башка мөмкин түгел, дип уйлыйм мин. Әлбәттә, 100 дус арасында иң ышанычлылары булырга тиеш. Минем дә шундый ике иң якын дустым бар!
- Тормышта сез тагын нәрсә белән мавыгасыз? Аңлашыла, спорт, музыка белән, ә тагын…
– Умартачылык эше белән мавыгам. Бу шөгыльгә мине, әлеге дә баягы, әтием өйрәтте. Бик ошый. Умартачылык эше педагогия һөнәре белән аваздаш. Тегендә дә, монда да тәрбиялисең, үстерәсең, карыйсың, ярдәм итәсең. Бал корталарына балаларга бәйләнгән кебек бәйләнәсең. Кайсы яктан гына карама, бу шөгыль бик файдалы. Беренчедән, күңелгә шифа, икенчедән, өстәлдә һәрвакыт үз балың!
– Кайсы милләтнең кухнясы сезгә якын?
– Татар халкының милли ашларын яратып ашыйм. Аеруча, табында бәлеш булса, телне йотып ашарга әзермен.
– Һәм киләчәккә планнарыгыз хакында берничә сүз…
– Эшләргә, эшләргә һәм тагын бер тапкыр эшләргә! Кем белә, бәлки, булачак чемпионнарны тәрбияләргә насыйп булыр!
– Илдар, амин, шулай булсын. Сезнең кул астында үскән егетләр, кызлар Россиянең танылган спортчылары дәрәҗәсенә күтәрелсеннәр, улларыгыз да Фәттаховлар нәселенең эшен дәвам итүчеләр булсыннар!
Алсу Мөкатдәс
Фото: шәхси альбомыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа