Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Игелеккә чикләр юк (Редакциягә хат)

Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Безнең шәһәрдә яшәүче Олеся Воронина турында сөйләп үтәсем килә, ул авыр тормыш хәлендә калган бөгелмәлеләргә ярдәм итә, аңа һәм барлык волонтерларга да зур рәхмәт. Чөнки ирекле ярдәмчеләр эшчәнлегенә гомуми вәзгыять кенә түгел, ә тормышыбызның сыйфаты да бәйле бит.

Бүген җәмгыять үзгәрә. Күпләрнең ялгыз картларга, инвалидларга һәм авыру балаларга ярдәм итү теләге бар. Тик үз-үзеңне изоляцияләү чорында өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек китерүне оештыру (моның өчен безнең иреклеләр, волонтерларга, яшьгвардиячеләргә һәм социаль хезмәткәрләргә зур рәхмәт) – бер хәл, ә менә мохтаҗларга даими рәвештә ярдәм итеп тору, беренче шылтырату буенча аларга икмәк, сөт, дарулар китерү – бөтенләй башка.

Мин пенсионер, онкология буенча инвалид, шикәр диабеты белән җәфаланам, башка хроник авырулар да бар. Йөрү бик кыен, авыр әйбер дә күтәрә алмыйм.  оронавирус пандемиясе башлангач һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимын игълан иткәч, үзебезнең газетада безнең шәһәрдә волонтерлар булуын һәм социаль яклау буенча кайнар линия эшләвен укыдым. Шылтыраттым, ярдәм сорадым.

Башта социаль хезмәткәр Марина килде, ә аннары миңа волонтер Олеся Воронина телефонын бирделәр. Һәм менә берничә ай инде бу игелекле хатын-кыз миңа гел ярдәм итеп тора. Кирәк чакта аңа турыдан-туры шылтыратам. Без сатып алырга кирәк булган әйберләрнең исемлеге һәм очрашу вакыты турында сөйләшәбез. Шәхси машинасында ул дарулар, азык-төлек, беренче чиратта кирәк-яраклар алып килә. Сырхауханәдә инсулин өчен рецепт алырга кирәк икән, аңа да иреклеләрнең берсе ярдәм итә. Рәхмәт! Барыгызга да сәламәтлек телим!

Моннан тыш, Олеся Воронина Татнефтегеофизикада эшли, авыру әнисен карый. Аның ике баласы бар. Улы Алексей Яшьләр сараенда эшләде һәм карантин вакытында әнисе һәм башка волонтерлар белән бергә мохтаҗларга азык-төлек китерү белән шөгыльләнде.

Бүген бу егет ветеринария институтына укырга керергә уйлый. Кызлары Даша 16нчы мәктәптә укый. Ул җиденче сыйныфка күчте, урамнарда һәм җирле чишмәләр янында чисталык урнаштыру максатыннан оештырыла торган шәһәр экологик акцияләрендә актив катнаша.  

Олеся – ярдәмчел, ягымлы, тыйнак һәм бик җаваплы кеше. Вәгъдә иттеме, тиз, төгәл, оешкан төстә, артык сүзләрсез генә үти. Башкача берничек тә булмый, чөнки минем кебек кешеләр күп бит. Һәм шунысын да әйтергә кирәк, ул продуктларны беренче эләккән кибеттән сатып алмый. Ә ассортименты киң булган җиргә бара. Товарны җентекләп, яңа, тәмле, сыйфатлы һәм арзанракны сайлый, моның өчен вакытын кызганмый. Рәхмәт, Олеся, кайгыртучанлыгың һәм шәфкатьле булуың өчен! Синең кебек кешеләр тирә-юньдә күбрәк булсын иде!

Волонтер бөтенләй бушлай ярдәм күрсәтә. Акчаны азык-төлек, дарулар өчен генә бирәм. Тагын шуны да билгеләп үтәсем килә, ул килү белән кәефем һәрвакыт яхшыра, ә борчылулар каядыр тарала...

Хөрмәт белән, А. Карпова


Олеся Воронина, волонтер:

– Танышларымның күбесе волонтерлар. Бу Марина Черепанова һәм аның ДоброДом”ы, төп юнәлеше-ДЦП белән авыр тормыш хәлендә калган балаларга һәм   гаиләләргә ярдәм итү. Бу-әйләнә-тирә мохит һәм экология проблемаларына битараф булмаган “Яшьләр”, шулай ук ТНГ-Групп активистлары һәм Бөгелмә хатын-кызлар советы вәкилләреигелекле эшләрдә һәм хәйрия чараларында катнашучылар.

Безнең гаиләдә тәрбия  Бөек Ватан сугышы ветераны булган яраткан бабаебыз, балалар йортында эшләгән әбиебез үрнәгендә алып барыла. Минем үзем һәм  якыннарым өчен кешеләргә һәм теләсә кайсы тереклек дөньясына ярдәм күрсәтү  мәҗбүри эш рәтендә санала. Бу һәр нормаль кешенең бурычы дип саныйм. Игелек һәм шәфкатьлелек – безнең тормыш рәвеше. Балаларым да башкаларга ярдәм итүләре белән бәхетле. Бу аларның тормыш юлын билгеләүче маяк булыр дип өметләнәм.

Бары командада гына нәтиҗәле ярдәм оештырырга була. Волонтерларның барысы да производствода, учреждениеләрдә, оешмаларда, өстәвенә, тулы эш көнендә эшлиләр. Шуңа күрә аларның берсе көндез сырхауханәгә рецептлар артыннан бара, ә икенчесе кичен даруны илтә. Сырхауханә хезмәткәрләре (113нче кабинет) үз теләге белән ярдәм итүчеләргә бик  хөрмәт белән карыйлар, ярдәм итәргә тырышалар. Хәтта төшке аш вакытында да алар карамагындагылар өчен рецептлар бирәләр.

Эш барышында бик күп кызыклы, гадәти булмаган кешеләрне очратасың. Язмышларыбыз төрле – өйрәнерлек нәрсәләр бар. Ә картларның һәм авыру кешеләрнең шатлыклы елмаюлары иң яхшы бүләк. Шундый күңелле хисләр кичерәсең, шундый зур рәхәтлек тоясың! Шуңа күрә безне бөтенләй үк “бушка эшләүчеләр” дип тә булмый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса