Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Иң зур бәхет – чәчкә чал төшсә дә, парлап атлау гомер үренә

Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, урланган балачак, аттай җигелеп эшләү – болар барысы да – 80, 90 яшьләрен тутырган әби-бабайларның башыннан үткән сынаулар.

Озын гомерле әби-бабайлар – безнең горурлыгыбыз, яшь буын өчен ныклык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жиңел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, урланган балачак, аттай җигелеп эшләү – болар барысы да – 80, 90 яшьләрен тутырган әби-бабайларның башыннан үткән сынаулар. Бу көннәрдә шәһәребезнең хөрмәтле кешесе – Әбүзәр Вафович Вафа улы үзенең 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Ул Мөслим районы Баек авылында 4 малайлы ишле гаиләдә туып-үсә. Әбүзәр абыйга бер яшь булганда, әтисе якты дөньядан китеп бара.

– Әтием мич башында ята торган булган, миңа бер яшь чагында, үрмәләп аның янына менгәнмен, ул мине тибеп төшергән дә шунда ук җан биргән, – дип, яшьле күзләрен сөртә бабай.

Сигез сыйныфны тәмамлаганнан соң, 1958–1959 елларда армия сафларына алына. Украинаның Житомир шәһәрендә рядовой солдат булып хезмәт итә.

– Элек егетләр хәрби хезмәткә барырга атлыгып тордылар, армиягә бармаганнарны кызлар да бик яратмый иде. Хәрби хезмәткә алынганда русча бер авыз сүз дә белми идек. Бүлек командиры: “Менә сезгә ун көн срок, әгәр русча өйрәнмәсәгез, идән юасыз”, – диде. “Идән юасы килми, барыбыз да өйрәндек”, – ди Әбүзәр абый.

Ул армиядә чагында әнисе якты дөнья белән хушлаша. Аны җирләргә кайтырга җай булмый. Хезмәтен уңышлы тәмамлаганнан соң гына, авылга әйләнеп кайта. 1962 елда язмыш аны Бөгелмәгә китерә. Иң элек өч еллап ипи заводында он иләүче булып эшли. Соңрак машина йөртүчегә укырга керә. Аннан шартлатучы (взрывник) һөнәрен үзләштерә. 1963 елда шофер-шартлатучы булып геофизикага (хәзерге “ТНГ-Групп” җәмгыяте) эшкә урнаша. Аннан соң “СМУ-6” оешмасына бетончы-монтажлаучы булып эшкә урнаша. Биредә 10 ел хезмәт иткәннән соң, ниһаять, фатирлы була. 1978 елда яңа эш урынына  –  “Татсельстрой” идарәсенә күченә. Анда 22 ел бригадир мастеры булып эшләп, лаеклы ялга чыга.

Дөньяда бар нәрсә дә без теләгәнчә генә бармый. Тормыш адәм баласын төрлечә сыный. Берәүләрен – байлык, дан-шөһрәт белән, икенчеләрен – кайгы-хәсрәт биреп.

Бәхетле дә, шул ук вакытта түзеп булмаслык кайгы килгән чаклары да күп була Әбүзәр абыйның. 1954 елда аның тормыш иптәше вафат була. Ничек кенә авыр булса да, адәм баласы түзә, ә тормыш дәвам итә. Әбүзәр абый да якыннарын югалту кайгысын бик авыр кичерә.

Аллаһтан килгән сынаулар, бер яктан, кешенең сабырлыгын сынау булса, икенче яктан, аның үз колына булган яратуының чагылышы да булып тора. Моны авыру кешегә биргән ачы дару белән чагыштырырга мөмкин. Шушы даруны эчеп, авыру терелә һәм даруның ачылыгы бик тиз онытыла. Сынаулар аша үткәреп, Аллаһ кешене гөнаһлардан чистарта. Хәдистә әйтелгәнчә: “Иң югары бүләк зур сынаулар аша килә”. “Аллаһ яраткан бәндәсен сынауларга дучар итә. Кем тиешенчә кабул итсә, ул – сөекле, әгәр канәгать булмаса, Аллаһның ачуына лаеклы булыр”, – диелә.

Бәхетенә күрә, тормыш Әбүзәр абыйны Фәния Галим кызы белән очраштыра. Ул вакытта Фәния абыстайның да тормыш иптәше юл һәлакәтенә юлыгып, вафат була. Әбүзәр бабайның – 3 кызы, Фәния апаның бер улы кала.

  • Әбүзәр белән без “СМУ-6”да бергә эшләгән идек. Ул вакытта ук аның бик тәртипле, акыллы, итагатьле кеше булуын белә идем. Бервакыт газетада аның хатыны вафат булу турында кайгы уртаклашу укыдым. Бик кайгырдым. Аннан соң, мин дә ялгыз булганлыктан, җомга көнне бакчага чыгып, елый-елый: “И раббым, синең барлыгыңа сабый чагымнан ук инанып яшәгән колың бит мин. Әбүзәр кардәшемне юлларымда очраштырып, ризыкларыбызны бергә язып, алдагы көннәребездә татулыкта яшәргә насыйп әйлә”, – дип, теләк теләдем, – дип сөйли Фәния Галим кызы.

Фәния абыстай – тумышы белән Самара өлкәсе Камышлы авылы кызы. Кечкенәдән әти-әниләре, абый-апалары белән бер сафка басып, намаз укып үсә. Изге догасы аны гомер буена саклап йөртә. Бүгенге көндә дә ул чакыручыларны кире какмаска тырыша – мәетләр юарга йөри. Шулай ук искә алу мәҗлесләрендә, Коръән ашларында да Фәния апа – кадерле кунак.

Алар матур пар булып, тормыш корып яши башлыйлар. Үз йортларын, йорт-кураларын булдыралар, тырышып-тырмашып маллар, яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерәләр.  

Ләкин язмыш сынаулары Әбүзәр абыйны сынавын дәвам итә. Иң элек авырудан уртанчы кызы якты дөнья белән хушлаша. Соңрак кече кызына инсульт була. Олы кызы исә шәһәрне җыештыру өлкәсендә эшләгәндә, эш вакытында кулына шприц инәсе кереп, каны агуланып, алты ай дигәндә, якты дөньядан китә. Аның өч улы һәм өч кызы кала. Авыр чакта бер-берсенә таяныч, иптәш булган пар әлеге кара кайгыларны иңнәрендә күтәрергә дә көч, түземлек таба. Аллага шөкер, бүгенге көндә оныклар – бабайның өендә кадерле кунаклар.

Әби белән бабай икесе дә биш вакыт намазларын калдырмыйлар. Алар парлап хаҗга да барып кайтканнар. Бабай бүгенгесе көндә үзәк мәчеттә эшли – дежурда тора. Балага исем кушу, яшьләргә никах уку кебек изге гамәлләр дә  кыла.

Быел Әбүзәр абый белән Фәния абыстайның тату, бердәм булып яшәүләренә 28 ел булган.

  • Хәзер минем сәламәтлегем бик юк, төп эш аның иңендә, өйне дә карый, бакча да аның өстендә, казый, чәчә, карын көри. Эчми, тартмый. Икебез дә намазда. Бик бәхетле торабыз, Аллага шөкер! – ди Фәния апа.

     Чыннан да, Әбүзәр ага белән Фәния әби бер-берсенең йөрәген бозмыйча, авыр сүзләр белән кыерсытмыйча, бер-берсен саклап, кайгыртып яши белә. Их, сулар сипми сүндереп булмый торган хәзерге тиз кабынып китүчән яшь буынга да сеңдерәсе иде өлкәннәрдә булган шундый мәнне, яхшы гадәтне. Әбүзәр абыйны 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Аларны Ходай тигезлектән аермасын, гомер канатларын каермасын. Без аларга матур хәерле картлык, сәламәтлек телибез.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Автор фотосы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса