Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Хөкемдарлар эшчәнлеге турында хисап

Бөгелмә шәһәр судында узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясадылар. 2014 елда Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәр суды барлыгы 346 җинаять эше (2013 елда 399 булган); 3 199 гражданлык эше (2 963 булган) һәм административ хокук бозулар турында 377 эш караган (419 булган). Каралган җинаять эшләре, узган ел белән чагыштырганда, сәламәтлеккә авыр, яисә...

Бөгелмә шәһәр судында узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясадылар. 2014 елда Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәр суды барлыгы 346 җинаять эше (2013 елда 399 булган); 3 199 гражданлык эше (2 963 булган) һәм административ хокук бозулар турында 377 эш караган (419 булган).
Каралган җинаять эшләре, узган ел белән чагыштырганда, сәламәтлеккә авыр, яисә уртача авырлыктагы зыян китерүнең - 11, урлашуларның - 8, талауларның - 11, урлау максаты белән булмаса да, транспорт чараларын хокуксыз алып китүнең - 14, наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле гамәлләрнең 27 эшкә кимрәк булуы исәбенә дә азайган. Ә менә үтерешләр - 8, көчләүләр - 4, шул ук наркотиклар һәм психотроп матдәләргә мөнәсәбәтле гамәлләр - 19, юлбасарларча талаулар - 3, хокук сакчылары һәм хакимият вәкилләренә каршы җинаятьләр 8гә арткан. Мошенниклык, корал белән законсыз эш итү очраклары исә 2013 елгы дәрәҗәдә диярлек калган. Каралган 312 җинаять эше буенча (2013 елда 360 булган) 354 кешегә карата (395 булган) хөкем карары чыгарылган. Алар түбәндәгечә хөкем ителгән: 135 (148) кешенең билгеле бер срокка иреге чикләнгән; 131 (142) кеше шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән; 16 (11) кеше төзәтү эшләренә җәлеп ителгән; 39 (42) кешедән штраф түләтелгән; 19 (39) кеше мәҗбүри эшкә җибәрелгән; 10 (11) кешенең иреге чикләнгән; 1 (0) кешегә билгеле бер вазифалар башкару, яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү тыелган. Шулай ук билгеле бер вазифалар башкару, яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыю - 4 (10), штраф - 6 (3), ирекне чикләү 10 кешегә (2013 елда андый очраклар булмаган) өстә- мә җәза чарасы буларак билгеләнгән.
Гражданлык эшләре буенча суд эшчәнлекләрен карасак, 2014 елда 3 199 эш төгәлләнгән (2013 елда - 2 963). Шуларның 1 896сы (1 845) - дәгъвалар; 972се (949) - аерым эш; 331е (169) гаммәви-хокукый мөнәсәбәтләрдән килеп туган. Гомумән алганда, узган елда, 2013 ел белән чагыштырганда, 236 гражданлык эше артыграк каралган. Гражданлык эшләренең дәгъвалыларында күбрәк займ, кредит килешүен бозучылардан акча түләтү мәсьәләсе тикшерелгән - 494 (224). Икенче урында - торакка бәйле бәхәсле сораулар - 206 (257). Өченче урында - гаилә-никах мөнәсәбәтләреннән туган проблемалар - 144 (129). Дүртенчесе - юл-транспорт вакыйгаларында күргән зыянны кайтару турындагылары - 112 (135). Гаммәви-хокукый мөнәсәбәтләрдән килеп чыккан эшләр арасында күпчелекне җитәкчеләрнең, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең хокуксыз гамәлләреннән, яисә, тиеш булып та, бер эш кылмауларыннан зарланулар алып тора - 40 эш (42). Аерым производство дигән эшләрдә юридик әһәмияткә ия булган фактларны ачыклау зур өлешне били - 828 эш (804). 2014 елның 12 аенда Бөгелмә шәһәр суды беренче инстанциядә административ хокук бозуларга кагылышлы 377 эшне караган (2013 елда 419 булган), 343 кеше (377) җавапка тартылган. Алар арасында вак хулиганлык 201 (237) турындагылары күпчелекне тәшкил итә. Икенче урындагылары чит ил гражданинының, яисә Россия Федерациясе гражданлыгына ия булмаган затларның безнең илгә килү, яисә биредә яшәү режимын бозу очракларына кагыла - 36 эш (49). Өченче урында исә полиция хезмәткәренең, яисә хокук сакчыларының законлы таләпләренә буйсынмау - 32 (30). Отчёт чорында, ягъни 2014 елда шикаятьләр һәм протестлар буенча административ хокук бозулар турында 232 эш каралган (167 булган), шуларның 104е (56) - килештерү судьяларының карары белән килешмәүдән туган эш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса