Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Халык мәнфәгатен кайгыртып...

Хезмәттәшләреңнең мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләү бик зур көч һәм батырлык сорый һәм гаять җаваплы вазифалардан санала. "ТНГ-Групп" җәмгыятендә коллектив әгъзаларын социаль яклауның югары дәрәҗәдә куелган булуы һәркемгә мәгълүм. Бүгенге язма, төп вазифаларыннан тыш, үз коллективлары өчен көчләрен дә, сәламәтлекләрен дә, вакытларын да кызганмаучы мөхтәрәм затлар - урындагы цех комитеты әгъзалары турында.

Прогимназия таянычы
Ольга Ильинична Николаевa 23 ел 14 нче "Журавушка" прогимназиясендә тәрбияче булып эшли. Шул ук вакытта 15 ел инде әлеге мәгариф учрежде-ниесендә цех комитеты рәисе вазифасын үти. Актив җәмәгать эшлеклесе үз хезмәтен бик яратып башкара: "Минем өчен профсоюз эшенең төп асылы - кешеләргә ярдәм итү, аларның борчу-шатлыкларын, теләкләрен ишетә белү. Иң элек җәйге ял лагерена балаларга юллама алу өчен килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр өлкәсендә эшлибез. Кышкы "Сосновка" ял базасына һәм Кара диңгез буендагы "Кубань" пансионатына барырга теләк белдерүчеләр дә җитәрлек.
Коллективыбыз әгъзасының гаиләсенә кайгы килсә, һичшиксез, ярдәм күрсәтәбез. Шулай ук барлык профсоюз әгъзаларын шәхси юбилейлары белән котлау матур традициягә әверелде.
Цех комитеты рәисе буларак, "ТНГ-Групп" җәмгыяте җитәкчелеге һәм профсоюз комитеты инициативасы белән оештырылган "Гаилә көне", "Нефтьчеләр көне" бәйрәмнәренә әзерләнүдә һәм аларны үткәрүдә актив катнашам. Әлегә санаторий-курорт дәвалану оешмаларына юлламалар алуда һәрвакытта да ярдәм итеп бетереп булмый, киләчәктә бу өлкәдә тагын да ныклабрак эшләп, һәркемнең теләген тормышка ашырырга тырышачакбыз. Профсоюз әгъзалары активлыгын күтәрү өстендә эш алып барам. Учреждениедә эшләүче 101 хезмәткәрнең барысы да - профсоюз әгъзалары.
Прогимназия директоры Елена Безруковага һәрвакытта да таяна алам. Ул кирәктә ярдәм итә, төзәтә, дөрес юнәлеш бирә. Чын күңелемнән "ТНГ-Групп" ҖЧҖ профсоюз комитеты рәисе Шамил Мәһдиевкә, комитет әгъзалары В. Ишморатова, И. Цапко, Т. Дроскова һәм Г. Саврандеевага ярдәмнәре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Әлеге хөрмәт ияләрен һәм барлык профсоюз хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән тәбрик итәм. Кеше мәнфәгатен кайгыртучыларның барчасына да саулык-сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телим".
Коллективым - ярдәмчем
"Геоинформ" үзәге коллективында 250ләп хезмәткәр эшли, шуларның 97 проценты - профсоюз составында. Эш кешесе турында кайгырту озак елар инде Елена Хәйретдиновага йөкләнгән. 1987 елда Казан дәүләт университетының геология факультетын тәмамлап, геофизиканың "Геоинформ" үзәгенә инженер булып эшкә килгән белгеч 27 ел инде әлеге җәмгыятькә һәм һөнәренә тугрылык саклый. Шунысы да игътибарга лаек, Елена Владимировна -
17 ел әлеге үзәкнең цех комитеты рәисе. "Отчет-сайлау җыелышында миңа цех комитеты җитәкчесе булырга тәкъдим ясадылар. Һич тә икеләнмичә ризалаштым һәм бервакытта да моның өчен үкенгәнем булмады. Бик яхшы коллективта эшлим, хезмәткәрләребез бик уңганнар, ярдәмчелләр. Яшьләр комитеты эшләп килә, үзләрен камилләштерү, үстерү өчен зур мөмкинлекләр тудырылган. Үзешчән сәнгать бәйгеләреме, төрле спорт, хәйрия чараларымы, алар һәрвакыт - янәшәмдә. Шулай ук 2 нче елын супервиза төркемендә эшләүче тырыш, акыллы, актив спортчыбыз Игорь Майоровны билгеләп үтәсе килә", - ди цехком җитәкчесе. Шулай ук декрет ялындагы әниләр дә игътибардан читтә калмый, хезмәткәрләрнең балалары белән дә эш алып барыла икән: алар аквапарк, дельфинарий кебек күңел ачу урыннарында да ял итәләр. Елена Владимировна әлеге киң колачлы эшләрне башкаруда үзенең тугры ярдәмчеләре: Р. Исмәгыйлева, О. Лазаренко, А. Казакова, Я. Иркин, Л. Абдуллинага һ.б. таяна.
Цех комитеты һәрвакыт җитәкчелекнең ярдәмен тоеп эшли. "Геоинформ" үзәге җитәкчесе И. Устимов, баш инженер А. Доронкин, баш геолог Р. Булатов җәмгыятьнең профсоюз комитеты әгъзалары башлангычларында терәк булып торалар.
Коллектив хезмәткәрләре "ТНГ-Групп" җәмгыяте җитәкчелеге ярдәме белән үткән ел Татарстанның истәлекле урыннары - Болгар, Свияжск шәһәрләрендә экскурсиядә булганнар, алар бу матур гамәлнең киләчәктә дә дәвам итүен телиләр. Чөнки үз тарихыңны, ата-бабаларыңны белү, гореф-гадәтләр белән ныклабрак танышу, аларны онытмау - барыбызның да изге бурычы.
Ял һәм эшне чиратлаштырып...
"ТНГ-Универсал" җәмгыятенең цех комитеты ышанычлы кулларда: цех комитеты рәисе - 1980 елдан "ТНГ-Групп" җәмгыятенә яшь белгеч буларак эшкә килеп, бүгенге көндә тәҗрибә-җитештерү җитәкчесе вазифаларын башкаручы һәм монтажлау участогы җитәкчесе Равиль Ганиев. Конструкторлык бюросы инженеры Л. Спиридонова цех комитетында - казначей, ә инженер-энергетик А. Ермолаев - яшьләр комитеты рәисе. Алар барысы да цех комитетында 2006 елдан - "ТНГ-Универсал" җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле. Комитет коллективтагы тотрыклылыкны саклауны, хезмәткәрләр үзләренең якланганлыкларын тоеп, җитештерү урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итеп, уңайлыклар тоеп эшләү һәм ял итүләрен төп максат итеп куйган.
Эш урыннарында уңайлы шартлар булдыру өчен дә күп эшләр башкарылган. Шул исәптән, спорт инвентарьлары, көнкүреш җиһазлары белән тәэмин итүдә дә алга китеш күзәтелә. Коллектив эшкә генә "күмелеп" калмыйча, актив ялны да алдынгы юнәлешләрнең берсе итеп алган. Хезмәткәрләр "Вита", "Ромашка", "Кубань", "Лилия" ял һәм сәламәтләндерү базаларында ял итә. Июнь - сентябрь айларында 20 бала "Сосновка" лагеренда, 13 хезмәткәр - гаиләләре белән "Кубань" пансионатында, 4 кеше "Ижминводы" санаториендә сәламәтлеген ныгыткан. Шулай да цех комитеты, кеше санына бәйле рәвештә, ("ТНГ-Универсал"да 250ләп кеше эшли) җәйге "Сосновка" балалар лагерена күбрәк юлламалар бүленеп бирелсен иде дигән теләк белән яши. Чөнки, балаларын җибәрә алмаучылардан канәгатьсезлек сүзләрен ишетү күңелгә борчу сала.
Соңгы елларда "ТНГ-Универсал" җәмгыятенең яшь, актив җитәкчесе Э. Әсәдуллин белән берлектә, бик күп яңа, файдалы алымнар, чаралар уйланып, тормышка ашырылган. Мәсәлән, узган ел коллективта мини футбол уены кертелгән, бадминтон, боулинг, теннис буенча коллектив ярышлары үткәрелгән. Җәмгыятьтә, күп кенә хезмәткәрләрнең велосипед белән йөрергә яратуларын күздә тотып, "ТНГ-Групп" эмблемалары белән велосипед кую урыны булдырылган. Эльдар Рифович инициативасы һәм ярдәме белән "Казан-Арена"га "Ак барс"-"Адмирал" хоккей командалары уенын карарга бару да онытылмаслык тәэсирләр калдырган. Шул рәвешле, хезмәткәрләрнең бар теләкләре дә җитәкчелек тарафыннан игътибарга алына. "Татнефть" ААҖ ниндидер чаралар үткәрсә, шулай ук әлеге коллективтан кандидатлар катнашмыйча калмый, алай гына да түгел, еш кына алар призерлар рәтендә дә балкыйлар.
Цех комитеты әгъзалары коллективның активлыгын арттыру өчен барысын да эшли. "Яңа гына эшкә урнашучылар шунда ук профсоюзга керергә гариза яза. Биредә аларның балалары, спортта, иҗатта нәрсәләр эшли белүләре, алдан кайда эшләүләре күрсәтелә. Әлеге сорашулар нәтиҗәсендә һәрбер кешенең мөмкинлекләре белән хәбәрдар булабыз, шуннан чыгып, җәмәгать эшләренә тартабыз", - ди Л. Спиридонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса