Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Бабам белән горурланам

...Бабам гаҗәеп кеше минем! Ничек барысына өлгерә торгандыр ул: без кайтуга мунчага су да ташыган, бакчаларны да чистарткан, көтү чиратын да уздырган... Бер дә тик тора белми, бик җитез, бик уңган кеше шул ул - Җәмил бабам. Юлия ГАЙНУЛЛИНА, 14 нче татар гимназиясенең 3 нче сыйныф укучысы. Балачагы авыр сугыш...

...Бабам гаҗәеп кеше минем! Ничек барысына өлгерә торгандыр ул: без кайтуга мунчага су да ташыган, бакчаларны да чистарткан, көтү чиратын да уздырган... Бер дә тик тора белми, бик җитез, бик уңган кеше шул ул - Җәмил бабам.

Юлия ГАЙНУЛЛИНА,
14 нче татар гимназиясенең
3 нче сыйныф укучысы.


Балачагы авыр сугыш елларына туры килсә дә, ул беркайчан күңелен төшермичә, көчле рухлы булып яши белгән. Бабама беркайчан да "әти" дигән сүзне әйтергә насыйп булмаган. Ул дөньяга килгәндә аның әтисе инде сугышка киткән булган. Соңрак аның турында бары тик "Хәбәрсез югалды" дигән язу гына килгән.

Бик авыр еллар... Ятимнәр белән дөнья тулган. Тамак ач. Кияргә кием юк. Бу чор балалары тикмәгә генә тарихка "41 нче ел балалары" дип кереп калмаган шул. Бабамның әнисе - Карт әбиебез бик тырыш булган. Ул, балалары ач булмасын дип, көнне төнгә ялгап эшләгән, аларны аякка бастырырга тырышкан.

Бабам 7 нче сыйныфны тәмамлагач, иске өйләрен яңартырга дигән уй белән акча эшләү өчен Үзбәкстан якларына чыгып киткән. Анда бер ел эшләп, ярыйсы гына акча туплап кайткан, өйләрен яңартып куйган. Бик тырыш, акыллы егет икәнен күреп, аны колхозда бригадир ярдәмчесе итеп куялар. Озак та үтми, бабама армиягә чакыру турында язу килеп төшә. "Әбиегез мичтән яңа гына пешеп чыккан коймаклар белән сыйлап озатып калды", - дип искә төшерә бабам ул чакларны. Армия сафларында да сынатмый бабам. Шофер булып Германиядә 3 ел ярым хезмәт итә ул. Ул вакытларны сагынып бик еш искә ала. Андагы хезмәттәш дуслары, кызыклы вакыйгалар турында безгә дә сөйләргә ярата. Бабам бик төгәл, туры сүзле, һәр эшне җиренә җиткереп эшли торган кеше булганлыктан, аны командирлары һәрвакыт үрнәк итеп куя торган булган /рә­семдә аста/.

Армиядән кайткач, туган кохозында 41 ел шофер булып эшли бабам. Шул еллар эчендә нинди генә эшләр башкарырга, кайларда гына йөрергә туры килми аңа. Машинасын гел сафта тотып, вакытында газ баллоннарын, печәнен, саламын, утынын кайтаруда ярдәм итеп, авылдашларыннан гел рәхмәт сүзләре генә ишетеп торган бабам. Әбием аның турында "аңа машина җене кагылгандыр" дип шаяртыр­га ярата. Дөрестән дә, бабам машинасыз тора алмый: бүгенге көндә аның җиңел машинасы да, йөк машинасы да бар. Ул аларны төзәтеп, майлап, һәрвакыт сафта тота. Сеңлем Ләйлә белән минем "машинаны" да (велосипедны) гел майлап, җайлап кына тора. Әле дә күрше-тирәгә, авылдашларга ярдәмчел ул. Бабам җыйнак гәүдәле, энергия­­ле, җитез кеше минем. Ул һәрвакыт хәрәкәттә: йорт тирәсен, урамнарны гел чисталыкта, тәртиптә тота. "Һәрбер әйбер урынында торсын, һәр эштә тәртип кирәк!" - дип, безгә дә гел искәртеп тора.

Менә шундый искиткеч кеше минем бабам! Ул - безнең өчен терәк, таяныч. Аннан башка бер генә мөһим мәсьәлә дә хәл ителми безнең гаиләдә, чөнки бабам, чын мәгънәсендә, гаилә башлыгы. Аның белән горурланып яшибез без!
10 октябрь көнне Татар Димскәе авыл Советына караган Райлан поселогында яшәүче бабам - Җәмил Лотфулла улы ХИСМӘТОВка 70 яшь тула. Шул уңайдан аны әбием, барлык балалары, кияүләре, оныклары, туганнары исеменнән чын күңелемнән олы юбилее белән котлыйм.

Бабам! Әбием белән бергәләшеп, тагын озак ел­лар безне сөендереп яшәсәгез иде! Сез булганда тормышыбыз да күңеллерәк, дөньябыз да түгәрәгрәк, кояш та яктырак балкый бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса