Гел исемдә таңнан торып, эшкә килгән иртәләр
Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Бу һөнәр - иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Укытучыга меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар багышланган. Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын барыбыз да таный. Әйе, нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керде, хәреф танырга, язарга өйрәтте,...
Әлфия МОСТАФИНА.
Кыенлыклар килсә, әле дә ул:
"Бирешмә!" - ди гүя, эндәшә.
Күңелемдә
шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә.
1942 елның 19 сентябрендә Минзәлә районының Бикбау авылында Зөләйха апа белән Фарсый абый Нуриевлар гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килгән Мөбәширә, вакыты җиткәч, беренче сыйныфка укырга бара. Беренче укытучысын бик яраткандыр, мөгаен, ул 1959 елда Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Студент елларында Фердинанд дигән бик чибәр егет белән таныша, 1962 елда алар гаилә корып яши башлыйлар.
Институтны тәмамлагач, бу ике яшь белгеч бераз Алабугада, аннары Минзәләдә эшләгәннән соң, 1967 елда Бөгелмәгә килеп төпләнә. Гаиләдә ике бала туа: кызлары - Зөлфия, уллары - Азат.
...1942 елның сентябрь ае. Илдә канкойгыч сугыш бара. "Барысы да - фронт өчен, барысы да - Җиңү өчен!" дигән сүзләр һәр кешенең хәтеренә, миенә мәңгелеккә гүя сеңгән. Үзе дә тулысынча савыгып җитмәгән ананы, 3 көнлек сабыен калдырып, ерак басуга урак урырга җибәрәләр. Ананың уенда гел кызы гына була. Бер атнадан, кызың үлә бит диеп, аны алырга киләләр. Әни кеше кая басканын да белмичә, авылга чаба. Өлгерә ул, нарасые исән кала.
Кечкенәдән үк кызыксынучан, табигатькә гашыйк булып, туган теленең бар матурлыгын тоеп үсә кыз бала. Әнисе Зөләйха апа бик күп мәкальләр белә. "Сөйләшкәндә еш кына әйтемнәр, төрле темага мәкальләр кыстыра торган иде", - дип искә ала Мөбәширә апа әнисе турында сорашканда. Ана теленә булган тирән мәхәббәте менә кемнән күчкән икән аңа. Аннары югары сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты түгәрәгенә дә теләп йөри ул. Бу түгәрәкне яраткан укытучысы Факилә Зәянова җитәкли, җитмәсә, ул әле соңрак аның җиңгәчәсе дә була. "Иншаларны дәфтәр тутырып, үз фикерләремне дә өстәп яза идем, - ди Мөбәширә апа. - Шул чорда үзем өчен генә шигырьләр иҗат итә башладым. Чыгарылыш кичәсендә "Соңгы кыңгырау" дигән шигыремне сыйныфташларыма да укыдым. Шунда рус теле һәм әдәбияты укытучысы аның юлыннан китәргә өндәсә дә, математика фәненә мәхәббәтем көчлерәк булгандыр инде, физматны сайладым".
Моннан 45 ел элек, ягъни 1967 елда Бөгелмәгә килеп урнашкач, Мөбәширә Шәрәфетдинова шәһәребезнең 8 нче урта мәктәбендә - 7 ел, 13 нче урта мәктәптә 18 ел балаларга математика фәнен укыта. "Укучыларым олимпиадаларда уңышлы катнашалар иде, - дип сөенә ул. - 2 укучым бүген үзләре мәктәптә математика укыта: Ирина Багаева-Мальцева - мәктәпне алтын медаль, институтны Кызыл диплом белән тәмамлап, 2 нче лицейда, Наталья Халаман-Быкова 7 нче мәктәптә укучыларына математика серләрен төшендерәләр".
Әйткәнебезчә, кечкенәдән татар теленә гашыйк булып, шигырьләр иҗат итеп үскәнгә, Бөгелмә җирлегендә татар гимназиясе ачылгач, үз телендә дәресләр бирү теләге белән Мөбәширә апа 1992 елда бирегә эшкә килә. Ләкин руслашып беткән шәһәрдә татар телендә, җитмәсә, математика фәненнән дәресне татарча алып бару бик җиңелләрдән булмагандыр. Бу уңайдан математик ханым менә нәрсә ди: "Кызык та, кызганыч та хәл исемдә калган. Бер көнне геометрия дәресен үз телемдә алып барырга карар иттем. Терминнарны, кыен сүзләрне кат-кат аңлаттым, югыйсә, ә менә соңыннан бер әни кеше мәктәпкә килеп: "Улым дәрестә "теорема" дигән сүздән башка берни дә аңламаган", - дип зарланган. Билгеле инде, җитәкчелек миңа кисәтү ясады, шуннан соң дәресләрне бары рус телендә генә алып бара башладым".
Бөгелмәдә татар-төрек лицее ачылгач, лаеклы ялда булуына карамастан, көн саен вахта автобусы белән йөреп, 7 ел дәвамында андагы малайларга математика фәнен өйрәтә. Биредә дә тырыш, балалар белән уртак тел табып эшләүче мөгаллимәнең эш нәтиҗәләре куандырырлык була. Һәр елны укучылары шәһәр һәм республика олимпиадаларында катнашып, югары күрсәткечләргә ирешәләр. Укучылар арасында да, коллективта да абруе зур була Мөбәширә апаның.
1996-1997 уку елында - "Ел укытучысы", 1998 елда исә татар телен үстерүдәге уңышлары өчен Бөгелмә татар җәмәгатьчелеге тарафыннан "Фидакарь укытучы" дигән мактаулы исем бирелә.
Эшләү дәверендә Мөбәширә ханым бик күп Рәхмәт хатларына, Мактау грамоталарына лаек булган, "Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен" медале белән бүләкләнгән. Үзе әйтүенчә, шул бүләкләр арасында иң кадерлесе дә бар икән. Ул да булса - Мәскәү дәүләт университеты ректоры исеменнән җибәрел-гән Рәхмәт хаты. Анда мондый сүзләр язылган: "Михаил Ломоносов исемендәге МГУ каршында оештырылган читтән торып укый торган Бөтенсоюз математика мәктәбендә укучылар белән безнең программа нигезендә эшләвегез өчен зур рәхмәт Сезгә!"
Шәрәфетдиновлар балаларына да югары белем биргәннәр, Зөлфия белән Азат икесе дә Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган. Бүгенге көндә оныклары Диләрә белән Алияне тәрбияләүдә ярдәм итәләр, алар 11 нче сыйныфта укыйлар.
Укытучы һөнәренә кабат әйләнеп кайтыйк әле. Сәләтсез бала булмый, диләр. Бары тик аларның нәрсәгә сәләтле булуын ачыкларга, аны үстерүдә булышырга гына кирәк. Мөбәширә ханымның тормыш кредосы нәкъ менә шундый.
70 яшь! 50 ел - пар канатлар булып бергә! 45 ел - Бөгелмәдә! Менә нинди матур, түгәрәк саннар. Алар артында байтак йокысыз төннәр дә, борчулар да шактыйдыр. Тик ничек кенә булмасын, еллар узган саен артка борылып караганда, үткән гомер юлларындагы шатлыклар, аларның заяга узмаганлыгын тою бәхете, якты истәлекләр күз алдына ешрак килә. Гомер көзенә кергәндә иҗат җимешләреңне барлый алу -үзе бер сөенеч, ләбаса.
Мөбәширә апа, менә шушы минутларда тормыш дәф-тәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын, җәмәгатегез Фердинанд абый белән балаларыгызның игелеген күреп, оныкларыгызның уңышларына куанып, тигез гомер итәргә язсын. Ихлас теләкләребезнең барысы да кабул булсын.
Язмамны шагыйрә Энҗе Мөэминованың шигъри юллары белән тәмамлыйсы килә, чөнки алар нәкъ менә Мөбәширә ханыма атап язылган диярсең.
Җыерчыклар
күбәйсә дә йөзегездә,
"Күзлек көче"
кирәксә дә күзегезгә,
Яшьлек дәрте сүнми
Сезнең күңелләрдә,
Шуңа күрә
картаймыйсыз үзегез дә.
"Могҗизалар" тудыручы
галимнәр дә,
Хисләреннән җыр ясаучы
шагыйрьләр дә,
Батырлыкта тиңдәше юк
геройлар да
Башлап Сезгә бурычлылар
бар да, бар да!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа