Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Гасыр яшьтәшендә – кунакта

Заман авырлыгын күтәрергә, зур кайгылар баштан үткәрергә Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да кайдан алдыгыз сез сабырлык?! Сезнең сабырлыкка, батырлыкка мәңге-мәңге хәйран калырлык.

Әле менә шушы көннәрдә генә үзенең 95 яшьлек (!) юбилеен уздырган Зифа Гаяз кызы Гыйләҗева янында утырганда уема менә шушы шигъри юллар килде.
Чыннан да, Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы гаять авыр елларны гына түгел, ишетү дә куркыныч булган 21 нче елгы ачлыкны кичергән бу затның батырлыгына, сабырлыгына хәйран калырлык та шул.
Зифа әби тумышы белән Лениногорск районының Түбән Чыршылы авылыннан. "1921 елда авылда алабута котырып уңган. Билгеле, халыкның бар ашаганы шул. Әти, балаларым ачтан үлә бит дип, бераз акча юнәтү максаты белән, 7 авылдашын җыеп (алар арасында әтинең энесе дә булган), Төмән якларына чыгып киткән. Тик әтием белән абыйга туган нигезгә әйләнеп кайтырга насыйп булмаган шул. Шулай итеп, әни өч бала белән япа-ялгыз калган, мин - иң кечкенәсе", - дип искә ала ул коточкыч көннәрне Зифа әби.
Ходай насыйп иткәндер, Зифа Гаяз кызы ул елларда исән кала, үсеп җитә, күрше авыл егете Сафуанга кияүгә чыга. Бәхет эзләп, Ташкент якларына юл тота яшь пар. Ире - Иске Иштирәкнең мулла малае, бик зиһенле була, белем алып, райзода хисапчы булып эшли башлый. Инде тернәкләнеп кенә киттек дигәндә, 1941 елда сугыш башлана. "Монда берьялгызың каласың бит", - дип, Сафуан авырлы хатынын туган якка озата, үзе шунда повестка көтеп кала. Тиздән фронтка китә һәм 1943 елның август аенда каты сугышларның берсендә авыр яраланып, госпитальгә эләгә һәм вафат була.
Ун класс белемле Зифа Бөгелмәдә укытучылар курсында укып кайтып, туган авылы Түбән Чыршылыда балаларга башлангыч белем бирә башлый. Һәм шунда 1977 елга кадәр эшләп, лаеклы ялга чыга.
95 яшьлек Зифа әби бүген дә үзен укыткан һәм аны укытучы һөнәре серләренә өйрәткән беренче укытучысы Сабирҗан Зиннур улы Чапаевны сагынып искә алды, ничек аның белән ликбезда олы абый-апаларны укытып йөрүләре турында сөйләде.
Бүгенге көндә Зифа әби бердәнбере, терәге - яраткан улы Минарис гаиләсе тәрбиясендә яши. 95 яшьлек тыл һәм педагогик хезмәт ветераны оныклары һәм оныкчыклары уңышына шатланып гомер кичерә, һәр яңалыктан хәбәрдар үзе. "Оныкчыгым Рената шәһәрнең 2 нче урта мәктәбен гел 5"леләргә генә тәмамлап, Мәскәүгә укырга керде, шуңа куанып бетә алмыйм", - ди гасыр яшьтәше горурланып.
Ходай насыйп итсә, тагын биш елдан очрашырбыз әле дип, озатып калды үземне тормышка оптимистларча карашын әле дә җуймаган Зифа әбиебез. Амин, шулай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса