Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Гаилә кыйммәтләренә хөрмәт

11 декабрь көнне, Татарстан Республикасында Аналарны һәм күп балалы гаиләләрне хөрмәтләү ункөнлеге уңаеннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге начальнигы урынбасары, эчке служба подполковнигы Андрей Александрович Канищев бүлек җитәкчелеге һәм коллективы исеменнән ОБЭП уполномоченные, полиция майоры Андрей Юрьевич Шаталовны һәм аның җәмәгате Гөлнара Марс кызы Шаталованы бергә гомер итүләренә 10...

Эльвира НУРМӨХӘММӘТОВА,
күмәк мәгълүмат чаралары белән эшләүче
өлкән инспектор, эчке служба капитаны.
Бу гаиләдә менә дигән өч бала үсә: уллары Владиславка - 9, кызлары Анжеликага - 5, Ангелинага 4 яшь. А. Канищев Гөлнара Марсовнага - чәчәкләр һәм мультиварка, кызларга - биюче аю белән сөйләшә торган песи, ә Владиславка шахмат бүләк итте, коллективта 14 ел эшли торган А. Шаталовның да, аның гаиләсе кебек үрнәк гаиләләрнең дә бүлек горурлыгы булып торуларын әйтеп узды.
Балалар бүләкләргә ихлас шатланды, ә малай шахмат белән чын-чынлап мавыга, узган ел хәтта үз яшьтәшләре арасында шәһәр чемпионы да булган икән. Гөлнара исә иренең бик яхшы кеше булуын, балалар тәрбияләүдә дә, хуҗалыкны алып баруда да һәм, әлбәттә, гаиләне матди яктан тәэмин итүдә дә төп таяныч икәнлеген әйтте.
Шаталовлар А. Канищевка игътибары һәм бүләкләр өчен зур рәхмәт белдерделәр, кунакны чәй табынына чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса