Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Таләпчән дә, гадел дә син!

"Таләпчән, гадел, кешелекле, иҗади эшләүче, яңалыкка омтылучы мөгаллимә", - диләр Альбина Наил кызы Мирзаханова турында. Чыннан да, ул нинди генә эшкә алынса да, аны кызыклы, җанлы, мавыктыргыч итеп, югары дәрәҗәдә оештыра. Үз эшен белеп, яратып, җан җылысын өстәп башкаручы мөгаллимә 30 ел гомерен 2 нче "Батыр" балалар бакчасында балалар тәрбияләүгә...

Ф.КАДЫЙРОВА,
мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты.

Язгы беренче чәчәкләр яралып, кояш җылысы күңелләрне уяткан чорда, нәкъ менә Нәү­­­рүз бәйрәме көнендә, Бөгелмә шәһәрендә матур гомер киче­рүче Наил һәм Роза гаиләсендә Альбина уртанчы бала булып дөньяга килә.

Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казан педагогия училищесын, соңрак Чаллы педагогия институтын Кызыл дип­ломга бетерә ул. Алга таба балачактан хыялында йөрткән һөнәрен тормышка ашыру нияте белән Бөгелмәнең иң яхшы балалар бакчасының берсендә эшли башлый. Хезмәт сөючән, итагатьле, балаларны яратучы кече тәрбияче тиз арада хезмәттәшләре һәм ата-аналар арасында зур ихтирам казана. Аны тәрбияче, методист, аннан соң балалар бакчасы мөдире итеп билгелиләр.

15 ел дәвамында Альбина Наил кызы җитәкләгән коллектив балаларның сәламәтлеген ныгыту, милли тәрбия һәм белем бирү эшенең нәтиҗәлелеген үстерү юнәлешендә эшли. Аның гүзәл бакчасындагы милли рух, итагатьле татар кешеләре, заманча милли бизәлеш беренче караштан ук кешеләрнең күңелен яулый. Бакча коллективының иҗади эзләнеп, милли традицияләргә нигезләп оештырган мавыктыргыч чаралары, бәйрәмнәре, ата-аналар һәм балаларның бергәләп күңел ачу кичәләре аларны шәһәребездә бик тиз танытты. "Батыр"лар турында мәгълүматлар еш кына җирле телевидениедә, газета басмаларында да чыга: ул - "Каз өмәләре", "Аулак өйләр", Г.Тукайга багышланган шигырь бәйгеләре, "Әниләр бәйрәме", "Сабан туе", "Гаилә бәйрәмнәре" һәм башкалар.

Республика күләмендә уз­ды­рылган семинарлар да бу балалар бакчасында бик уңышлы үтә. Бакча мөдире Альбина Наил кызы югары бәяләргә дә ия, аңа Россия Федерациясе һәм Татарстан Рес­публикасы Мәгариф һәм фән министрлыкларының Мактау грамоталарын тапшыралар.

Талантлы җитәкче булуы өстенә, уңган хатын, кайгыртучан әни дә әле ул. Ике кызы да мәгариф өлкәсендә уңышлы эшлиләр. Олы кызы Алия - мәгариф идарәсендә хисапчы, ә кече кызы Әдилә - Казанның "Чулпан" татар балалар бакчасында музыка җитәкчесе.
Без, мәгариф идарәсенең милли эшләр бүлеге җитәк­че­ләре, милли тәрбия бирүдәге уңыш­лары, милләтебезнең те­лен, тарихын, мәдәниятен кү­тәрүгә зур өлеш кертүе өчен Альбина Мирзаханованы "Фидакарь укытучы" исеменә лаек дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: мәктәп Мәгариф укытучы