Электрга гашыйк кеше мин...
23 февраль - Ватанны саклаучылар көнен илебездә 1922 елдан бирле билгеләп үтәләр. Башта ул - Кызыл Армия, аннары - Совет Армиясе, соңыннан Ватанны саклаучылар көне дип исемләнә. Ничек кенә булмасын, бәйрәм үз асылын саклап кала, ул бүгенгәчә халыкта "ир-егетләр бәйрәме" дип санала. Бу көнне илебездә сугыш ветераннарын хөрмәтлиләр, мемориалларга чәчәкләр...
23 февраль - Ватанны саклаучылар көнен илебездә 1922 елдан бирле билгеләп үтәләр. Башта ул - Кызыл Армия, аннары - Совет Армиясе, соңыннан Ватанны саклаучылар көне дип исемләнә. Ничек кенә булмасын, бәйрәм үз асылын саклап кала, ул бүгенгәчә халыкта "ир-егетләр бәйрәме" дип санала. Бу көнне илебездә сугыш ветераннарын хөрмәтлиләр, мемориалларга чәчәкләр салалар, бәйрәм чаралары уздыралар, концертлар оештыралар. Без дә бу мөмкинлектән читтә кала алмадык. "ТНГ-Групп" җәмгыятендә булып, армиядә хезмәт итүчеләр белән танышып кайттык.
"ТНГ-ЛенГИС" җәмгыятендә инженер-электрик булып эшләүче Юрий Афанасьев мине эш урынында каршы алды. Ул "Урал" участогында инде сигезенче елын эшли, җир асты җиһазларын ремонтлый. Самара шәһәренең Аэрокосмос университетын тәмамлаган инженер яшьтән үк электрга, электр җиһазларына гашыйк кеше икән. Университетның икенче курсында укыганда (1988 - 1989 еллар) аны армия сафларына алалар. "Стройбат"та хезмәт иттем мин, - ди кул селтәп Юрий. - Миннән әллә ни мәгълүмат ала алмассыз", - дип кистерде дә куйды. Янәсе, "стройбат" заманында дәрәҗәле булмаган. Сөйләшә торгач, асылына төшендем, Көньяк Уралда "яшерен" частьта хезмәт иткән икән ул. Әңгәмәдәшем бик җор телле булып чыкты. "Электр белән эшләгән кеше шундый була инде ул. Электр энергиясе "сукмый", ә "шаккатыра" торган әйбер бит ул", - ди шаяртып. Юрий Афанасьев заманында Бөгелмәнең "радиохулиганы" булып та торган икән әле, "Альфа" псевдонимын йөрткән. "УК-4", "Гастроном" исемендәге "хулиганнар" белән радио дулкынында аралашкан. "Электр техникасы минем "йомшак" җирем инде ул. Мин ансыз яши алмыйм. Эшемне дә шуңа күрә яратам. Монда заманча технологияләр, комплекслы программалар кулланып эш итәсең. Аннары тормышта да син бик кирәкле кеше. Электр җиһазлары (чәйнекләр, компьютерлар, телевизорлар, планшетлар) ватылса, таныш-белешләрем гел миңа мөрәҗәгать итә. Ә армия мәсьәләсенә тукталганда, минем шуны әйтәсем килә, армия - ул ир-егетләрне тормыш итәргә өйрәтә торган җир. Нәкъ менә армиядә патриотизм серләренә төшенәсең, Ватанны, туган нигезне яратырга өйрәнәсең, өй-йортның кадерен белә башлыйсың", - ди ул горурланып.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа