Эх, аулак өй, аулак өй...!
Соңгы елларда халыкның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары көчәя бара.
Бу үзгәреш балаларда да милли традиция, гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләүне алга куя. Буыннан буынга күчеп килгән, хәзер инде югалып бара торган күңелле бәйрәмнәр, йолалар яңадан арабызда яшәсен дисәк, без аны мәктәпкәчә яшьтәге балаларның да күңеленә уеп калырдай итеп бирә белергә тиешбез.
Шуны истә тотып, без, 27 нче “Золотой ключик” балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр, балалар, ата-аналар “Аулак өй”
йоласын үткәрергә булдык. Кич утырырга килгән кыз-егетләр милли киемнәрдән матур итеп биеделәр, җырладылар, такмаклар әйтеп күңел ачтылар. Әти-әниләр, әбиләр-бабайлар дә читтә калмады. Бергәләшеп онытылып барган “Капкалы”, “Йөзек салыш”, “Орчык тәгәрәтү”, “Көянтә-чиләкләр ” һәм башка уеннарда бик теләп катнаштылар. Гармунчы егетләрнең шук биюләре, әбиләрнең күңелләрен җилкендереп, аларны да биергә этәрде. Бәйрәмебез милли тәм-томнардан авыз итеп чәй табыны белән тәмамланды.
Болай булгач, шундый матур кичәләрдән соң, безнең гореф-гадәтләребез югалмас дип ышанабыз. Чөнки аларны дәвам иттерүче яшь буын үсеп килә.
Татар теле тәрбиячесе Тахаува Сания Галимулловна
тәрбиячеләр: Абалакова Гөлназ Рамилевна
Самигуллина Сәрия Ризвановна
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа