Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Дворян нәселеннән – юлчы

Магдалена Золотухина мине өендә хезмәттәшләре әйләнәсендә каршы алды. 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә иде. Олы яшьтә булса да, көр тавышлы, гел елмаеп торучы әби килеп керү белән үзенә җәлеп итте. Кулымнан тотып: "Сез дә истә тотасыз икән!" - дип рәхмәтләрен укыды. Начар ишетсә дә, әби телгә оста әле....

Магдалена Золотухина мине өендә хезмәттәшләре әйләнәсендә каршы алды. 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә иде.
Олы яшьтә булса да, көр тавышлы, гел елмаеп торучы әби килеп керү белән үзенә җәлеп итте. Кулымнан тотып: "Сез дә истә тотасыз икән!" - дип
рәхмәтләрен укыды. Начар ишетсә дә, әби телгә оста әле. Ничек итеп эшләгәнен, тормыш иткәнен бүгенгедәй хәтерли. Ул - бөтен көньяк-көнчыгышка танылган юлчы, РСФСРның Почетлы юлчысы, ТАССРның танылган төзүчесе. Магдалена Золотухина Бөгелмә юл участогы (хәзерге "Татавтодор" җәмгыяте)
инженеры булган. Бөгелмә шәһәре һәм районының 280 километрга салынган һәм башка якын-тирәдәге 7 районның юлларын, күперләрне нәкъ менә ул төзегән. "Элек юлларны ничек төзедегез?" - дип сорагач, Магдалена әби кулын селкеп: "Менә шушы куллар белән инде", - дип җавап бирде. Бөгелмә районындагы юлларны атлар белән таш ташып ясаганнар ул чорларда, асфальтны да беренче вакытта кул белән җәйгәннәр, соңыннан гына ул авыр эшне техника кулланып эшли башлаганнар. Хезмәттәше Тәслия Мостафина: "Магдалена Михайловна терәгебез иде ул. Һәр җирдә төпле киңәшен биреп торды, безне яклаучы ханым, шуңа да аны яратабыз", - дип сөйли.
Әби әлеге оешмада 42 ел буе эшләп, лаеклы ялга да шуннан чыккан. Магдалена Золотухина - үз гомерендә күпне күргән, дәһшәтле Бөек Ватан сугышын узган кеше. Ул вакытта хәрби частьта карталар сызу эше белән шөгыльләнгән. Магдалена Золотухина Алексей Баталов белән дә яхшы таныш икән. Әнисе театрда костюмер булып эшләгән аның, Баталовлар берара алар фатирында яшәп тә торган әле.
Озын гомерле булу серен Магдалена әби яшерми. "Эш яратырга кирәк, гел хәрәкәттә булсаң, озак яшисең ул", - дип әйтә һәм моны физик эш башкаруы, активлыгы белән бәйли.
Магдалена Золотухина дворяннар нәселеннән икән. Әнисенең әтисе (әбинең бабасы була инде) Дмитрий Васильевич Леонтьев заманында Бөгелмәнең башлыгы булган, хәзерге "Ак Барс" банкы урынында зур йортлары торган аларның. Бүгенге көндә әби бу турыда һәркемгә сөйләп калырга ашыга, бигрәк тә оныклары Михаил белән Катеринага. Алар - 90 яшьлек әбинең нәселен дәвам иттерүчеләр. Янында яшәмәсәләр дә, Бөгелмәгә еш кайтып йөриләр икән.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса