Дүрт асылташка ия ханым
Аның кулында дүрт асылташ: ире, ике улы, туган туфрагы һәм яраткан эше. Бу затлы байлыкны Зилә Гыйниятуллина бернинди алтын-мәрҗәннәргә алыштырмый. Хатын-кыз "зәвыгы"на күмелгән әлеге ханым үзенең торышы, гамәле һәм эше белән "Ел хатын-кызы - 2018" республика бәйгесендә күз явын алырдай булып балкыды. Зилә ханым үзе дә - "Кызыл Чишмә"нең асылташы....
Аның кулында дүрт асылташ: ире, ике улы, туган туфрагы һәм яраткан эше. Бу затлы байлыкны Зилә Гыйниятуллина бернинди алтын-мәрҗәннәргә алыштырмый. Хатын-кыз "зәвыгы"на күмелгән әлеге ханым үзенең торышы, гамәле һәм эше белән "Ел хатын-кызы - 2018" республика бәйгесендә күз явын алырдай булып балкыды.
Зилә ханым үзе дә - "Кызыл Чишмә"нең асылташы. Туган авылында балкып янып яши. Көндәлек мәшәкатьләр дә бу табыгый зәвыкны баса алмый.
-Кызлар, сөтне сату мәсьәләсен хәл итеп йөрим, шуңа бераз тоткарландым, зинһар, аңлагыз, - дип чат елмаеп, машинасыннан төште ул.
Авыл җирендә, аеруча зур хуҗалыкта, тәүлекнең һәр сәгате кадерле. Җитештергән товарны сату, ватылган техникага запас частьләр табу, эшчеләр белән уртак сүздә булу, документларны тәртиптә тоту... Бу көндәлек мәшәкатьләрне Зилә Гыйниятуллина берүзе генә күтәрә дә алмаган булыр иде. Янында ышанычлы тылы бар.
-Ирем - җир кешесе. Минем кулны сораганда: "Яратам, шуңа өйләнәм", - дип әйтмәде."Хуҗалыкка хуҗабикә кирәк," - дип, әти-әнидән бергә тормыш корырга рөхсәт алды. Ул кулыма килеп кергән беренче асылташым булды, - ди Зилә ханым.
Каз бәбкәләре үстереп, суган орлыгы чәчеп, яшь гаилә авыл җирендә яшәү ямен таба. Иң элек Карабаш бистәсендә төпләнәләр, аннары берничә километрга ары - Кызыл Чишмә авылына күченәләр. Инде менә 24 ел Гыйниятуллиннар монда - авыл тоткалары. Заманында биш йорты да булмаган бу табигать кочагында хәзер тормыш гөрли.
-Җиңел түгел иде, шулай да туган туфракта эшләү дәрте көчлерәк булып чыкты. Авыл хуҗалыгының төрле тармагында үзебезне сынап карадык.
Бөгелмәдә зур кәҗә фермасын беренчеләрдән булып Гыйниятуллиннар гаиләсе оештырып җибәрә. Кымыз ясау серләренә дә төшенәләр. Кызыл Чишмә авылына халык өзелмәгән. Авыл хуҗалыгы бизнесы җайга салынды дигәндә генә, яңа каршылыклар килеп туган. Кымыз җитештерүне туктатырга мәҗбүр булганнар. Кошчылык тармагына алынганнар. Заманында 600 баш каз үстергән чаклары булган.
-Хатын-кызга кирәкме бу мәшәкатьләр?- дип уйлыйсыздыр инде. Мин авыл баласы. Шәһәрдәге менә дигән эшемне туган туфрагыма алыштырдым. Монда минем әти-әнием җирләнгән. Туган җирем - асылташым!
"Тормыштан зарланма, кешене гаепләмә, кулдан килгәнчә, ярдәм итәргә тырыш!" - әнисенең васыяте Зилә ханым һәм аның гаиләсе өчен яшәү кагыйдәсенә әверелә.Тормыш авырлыгы астында сынып калганнарны алар үз канаты астына сыендыра. Самара якларыннан Кызыл Чишмә авылына күченеп килгән Кирюковлар гаиләсе гомергә Гыйниятуллиннарга рәхмәтле. Зилә ханым документларын торгызырга ярдәм итә, Екатеринаны сыер савучы, ире Евгенийны мал караучы итеп хуҗалыкка эшкә алалар, йорт салып бирәләр.Матур гына яшәп китәләр.
-10 ел авырга узалмый йөргән Катя. Кызыл Чишмә авылының һавасы шифалы булды, ахры, бәбиләре туды. Кристинага инде ике яшь. Бөгелмәдә яшәү урынсыз калган ир-атны үзебезгә сыендырдык. Төшеп калмады, югалмады. Эшли, яши... Бергәләп җирдә эшлибез. Яраткан эшнең нәтиҗәсен күрү шатлык түгелмени?
Гыйниятуллиннарның хуҗалыгы кечкенә түгел, зур. Кәҗәләр дә, атлар да, сыер-үгезләр дә асрыйлар. Хөкүмәт һәрдаим ярдәм итеп тора. Алган грант акчасына авыл хуҗалыгы техникасы сатып алалар. Мал башы санын арттыралар. Проблемалар да юк түгел. Сөтне түбән бәядән кабул итәләр, итне сату мәсьәләсе көннән-көн авырлаша. Кулны төшермиләр, эшлиләр. Көч һәм дарманны уллары бирә.
-Улларым-балакайларым - күңелем асылташлары. Ходайның мондый бүләгенә гомергә рәхмәтлемен. Мондый затлы бәхетне бернинди алтын-мәрҗәннәргә алыштырмыйм. Алар дип яшибез, алар дип эшлибез! Бәхетле генә булсыннар.
Зилә ханым дүрт асылташның затлы ялтыравыгы артына кереп яшеренгән шәүлә түгел. Ул - чын татар хатын-кызы. Сабыр, кунакчыл, чибәр, эшчән... Ә иң мөһиме, Зилә Гыйниятуллина яшәү дәрте нык булган көчле вә нәфис зат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа