Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

ДИЛӘРӘ ДОГАН: “Кечкенә чактан ук татар теле укытучысы булачагымны белә идем”

Диләрә Доган – Казан кызы. “Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабында “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә җиңүче.

Диләрә Доган – Казан кызы. Киров районының 4нче татар-төрек лицей- интернатында укый. Югары белемне В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында ала. Белгечлеге буенча – татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучысы. Филолог. “Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабында “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә җиңүче. Кияүдә.

– Диләрә, иң элек сезне “Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабында җиңүегез белән тәбриклибез! Алда сезне әле яңа сынаулар көтә. Конкурста катнашу зур көч һәм күп вакытны таләп итә. Бу адым карьеры баскычы буенча күтәрелү, әллә үзегезне сынап карау өчен кирәк булдымы?

– Котлауларыгыз өчен зур рәхмәт. Бу бәйгедә катнашу зур дәрәҗә дип саныйм. Бу тәҗрибә туплау, яңалыкка омтылу, үз-үземне камилләштерү өчен кирәк. Әлбәттә, үземне сынап карыйсым килде, чөнки бәйгегә әзерләнү һәм чыгыш ясау минем өчен җиңел эш түгел. Дәрес һәм осталык дәресенә (мастер-класска) әзерләнгәндә, булган тәҗрибәңне барлыйсың, эзләнәсең, заманча уку-укыту технологияләрен кулланырга өйрәнәсең. Гел хәрәкәттә, эзләнүдә булу минем өчен бик мөһим, чөнки үз-үзеңне камилләштерүгә чикләр юк дип саныйм.

– Билгеле, 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Ничек уйлыйсыз, бу татар теленә хөрмәтне үстерү яисә, әлеге дә баягы, “күз буяу” өчен эшләнәме?

– Минемчә, балаларда туган телебезгә, милләтебезгә, туган җиребезгә булган хөрмәт хисен тәрбияләү гаиләдә дә, мәктәптә дә, дәүләт дәрәҗәсендә дә булырга тиеш. Бу процесс дәвамлы булсын иде. Бер ел җитмәс дип уйлыйм. Әлбәттә, 2021 елның  Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүе мине бик куандырды. Бүгенге көндә туган телебезне, милләтебезне саклап калу безнең өчен төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – дигән безнең халкыбыз. Мин бу фикер белән тулысынча килешәм.

– Без башта һәр балага (русына да, татарына да) көчләп-көчләп татар телен өйрәттек. Нәтиҗәсе булмады. Бу – минем фикер! Бу телгә карата кайбер кешеләрдә нәфрәт тудырды. Хәзер туган телне теләге булганнарга гына өйрәнергә тәкъдим итәбез. Укытучы буларак түгел, ә гади кеше күзлегеннән чыгып әйтегез әле, үсеп килүче буын туган телгә тартыламы, киләчәктә бу тел аңа кирәк булырмы?

– Татар телен өйрәнү һәм өйрәтү мәсьәләсенә килгәндә, мәктәпләрдә татар телен укытырга кирәк дип уйлыйм. Татар теле дәресләрендә милли үзаң тәрбияләнә, балалар туган телдә сөйләшергә өйрәнәләр, әдәбият, тарих, мәдәният белән танышалар. Ата-аналар да бу фикерне аңларга, кабул итәргә тиеш. Бу эш үзебездән тора. Бүгенге яшьләр тормыш өчен кирәкле булган белемне алырга тырышалар, мин аны кайда куллана алам дип, үзләренә сорау бирәләр. Чыннан да, гаиләдә, мәктәптә, дәүләт оешмаларында, интернетта татар телендә аралашу булмагач, кайда кулланып була соң аны? Бүгенге көндә татар телен саклап каларга телибез икән, татар телен куллану өчен шартлар тудырырга кирәк. Татар теленә караш үзгәрергә тиеш. Шул вакытта балалар да туган телгә тартылыр дип уйлыйм. Башта үзебездән башларга кирәк.

Язманыңтулы вариантын "Бөгелмә авазы" газетасының 5 февральдә чыккан 4нче санында укый аласыз.

Илүсә Искәндәр.

Фото: шәхси альбомнан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса