Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Дилә Гәрәева: "Фотога төшәргә яратам, тик үземә вакыт кына җитми" (Интервью)

Дилә Гәрәева – тумышы белән Бөгелмәдән. 3нче урта мәктәптә белем ала. Музыка мәктәбен тәмамлый. Югары белеме буенча – машина төзү өлкәсендә инженер. Кияүдә.

– Дилә, шәхсән сезнең белән мин таныш түгел. Шулай да иҗатыгызны күзәтәм. Кайвакыт тәнкыйтьлим, кайчак сокланам, эшләрегез ярдәмендә дөньяны башкача күрергә өйрәнәм. Күптән сезнең белән якыннан танышырга теләгән идем. Вакыт җитте! Дилә... Бигрәк матур исем! Аны сезгә кемнәр бирде? Бу исем сезнең тормышка нинди төсмер кертте?

– Исемем, чыннан да, матур. Аны миңа әнием бирде. Бу исем тамырлары белән фарсы телләргә тоташа һәм “җанны яулаучы”, “сөйкемле”, “күңел һәм акыл” дигән мәгънәләргә ия. Шаккатмалы, бу исем мине 100% ачып бирә. Аеруча күңел турында сүз барганда... Ул бик еш алышына. Мин шул ягым белән бик үзенчәлекле кеше.

– Сез – иҗат кешесе. Бу дөньяга фотоаппарат объективы аша карыйсыз. Реаль күренеш һәм фотография кадры арасында аерма бармы? Һәм ул нәрсәдән гыйбарәт?

– Әлбәттә, бар! Халык болай дип әйтә: “Матурлык – караучы күзләрендә”. Мин фотоаппарат объективы ярдәмендә яңа картина булдырып, матурлык сөючеләргә тәкъдим итәм. Әгәр син үзеңне башка яктан ача аласың, үзеңне яратасың һәм моңа бәя бирә аласың икән, күңелгә рәхәтлек иңә.

– Сез кулга фотоаппаратны чарасызлыктан алдыгызмы, әллә бу балачак хыялымы?

– Бу бик авыр, әмма кызыклы тарих. Студент чак, тулай торакта яшәгән вакыт. Әни ул чакта инде лаеклы ялда иде... Акчага кытлык чоры. Ничек тә акча эшләргә тырыша идем. Банкта да, кибетләрдә дә эшләргә туры килде. Соңрак читтән торып укый башладым. Ул вакытта апам инде фотографиягә төшерү белән мавыга иде, ә мин аңа фотографияләрне компьютерда эшкәртергә булыша идем. Соңрак апа башка эшкә күчте, ә мин, чынлап торып, фотографиягә төшерә башладым. Еллар үткәч кенә, балачак хатирәләре искә төште, мәктәп елларында бу һөнәр турында хыялланган булганмын, ләбаса. Менә бит тормыш нинды кызык әйбер икән!

– Ә сез үзегез фотографиягә төшәргә яратасызмы?

– Фотога төшәргә ярата идем, тик үзем бу өлкәдә эшли башлагач, талпыну басылды. Ничек әйтәләр әле: “Итекченең итеге юк”, – диләрме. Хәзер мин үземә вакытны бик аз сарыф итәм. Тик киләчәктә үзгәрергә сүз бирәм, социаль челтәрләрдә минем шәхси фотографияләр дә барлыкка килер.

– Дилә, сез – озын чәчле матур ханым. Сокланам! Матурлык турында сүз кузгатканбыз икән, чәч тәрбияләү серләре белән бүлешегез әле. Бәлки, әбиләрдән сакланган рецептны кулланасыздыр?

– Рәхмәт! Озын толым хәзер үткәндә генә калды. Бик авыр булганга, әкрен-әкрен кисәргә туры килде. Элек исә толымымның озынлыгы 112 сантиметрга кадәр җитә иде. Әгәр искә төшерсәгез, Бөгелмәдә үткән озын толымнар бәйгесендә мин җиңүче булдым. Балачакта чәчләремне әнием тәрбияләде. Элек  стандарт процедуралар иде инде: йомырка, кефир, шалкан маеннан маскалар, хәзер профессиональ чаралар кулланам.

– Төп эштән кала, сез тормышта тагын нәрсә белән мавыгасыз?

– Мин җырларга һәм фортепианода уйнарга яратам. Үзаңны үстерүгә багышланган китаплар укыйм. Финанс грамоталылыгын ныгытам һәм инвестицияләр буенча белем алам. Соңгы елларда йога һәм медитация белән мавыгып киттем. Бу, киеренке эштән соң, аңны тынычландырырга ярдәм итә. Кышын сноубордта шуарга яратам.

Сез үзегезне диеталар белән җәфалыйсызмы, әллә дөрес туклануга өстенлек бирәсезме?

– Соңгы ике елда дөрес туклана башладым, тик кагыйдәләрдән тайпылган чаклар да була. Әлеге вакытта табигый медицина ярдәмендә сәламәтлекне ныгыту курсларын үтәм.

– 2020 ел авыр булды. Сезнең гаилә бу елны ничек истә калдырыр?

– Ел югалтуларга бик “бай” булды. 68 яшендә яман авырудан әнием үлеп китте. Аның исәнлеге өчен тырыштык, көрәштек, тик, әнием сүзләре белән әйтсәк: “Барысы да Алла кулында”. Озак та үтмәде, иремнең әбисе бакый дөньяга күчте. Авыр. Вакыт яраны дәваламый, ә бары күңел сызлавын баса. Аннары... коронавирус, чикләүләр... Боларның барысы да эштә бик нык чагылды. Тик без бирешмибез! Алга атларга үзебездә көч табабыз!

– Тиздән – Яңа ел бәйрәме! Сез бу бәйрәмне яратасызмы, ни өчен? 2021 елны кайда каршы аласыз? Якыннарыгыздан нинди бүләк көтәсез?

– Яңа ел бәйрәмен бик яратам. Балачактан бу бәйрәм белән бәйле ниндидер тылсымлы хисләр сакланып калган.  Матур традиция буенча, Яңа елны без гаилә эчендә каршы ала идек, белмим, быел ничек булыр. Минем күпәнге хыялым бар! Кызганыч, сезгә бу хакта әйтә алмыйм. Бәлки, бераз соңрак! Мин мандарин исен, баллы бүләкләр яратам. Ә иң мөһиме, игътибар!

– 2021 елдан нәрсәләр көтәсез?

– Эшкә килгәндә, яңа җиңүләр һәм күтәрелешләр көтәм. Моның өчен үз алдыма
яңа максатлар һәм бурычлар куям. 2021 ел безгә, 2020 караганда, күбрәк шатлык, бәхет алып килер дип ышанам. Ә иң мөһиме, күңелдә һәрвакыт тынычлык һәм мәхәббәт яшәсен!

– Дилә, сезгә зур рәхмәт! Мин үзем өчен, алай гына да тү-гел, “Бөгелмә авазы”н укучылар өчен тагын бер бәхетле, эш сөючән, тырыш кешене ачтым. Бу – шатлык!

Илүсә ИСКӘНДӘР

Фото: шәхси альбомыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса