Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Диана Галәуова: “Барлык хыялларым да тормышка ашты”

Диана Галәуова – тумышы белән Бөгелмә районының Спас авылыннан (интервью).

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга шәһәренең урта махсус милиция мәктәбендә укый. Яшь белгеч Россия Эчке эшләр министрлыгы Самара өлкәсендәге баш идарәсенәдә тикшерүче  булып эшкә урнаша. Биредә 7 ел хезмәт итә. Соңыннан туган ягына әйләнеп кайта. Декрет ялыннан соң, Бөгелмә шәһәре һәм районы эчке эшләр бүлегендә массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә инспекторы булып эшли башлый. Кияүдә, ире белән кыз бала тәрбияләп үстерәләр.

 

- Диана, полиция хезмәткәрләре өчен вакыт иң кыймәтле үлчәм берәмлеге. Шуңа да карамастан, сез, безнең белән очрашып, сөйләшергә вакыт таптыгыз. Рәхмәт! Әйтегез әле, вакытны эш һәм гаилә өчен ничек бүләсез? Алтын урталыкны таптыгызмы?  

- Вакытны тормыштагы һәр мизгелгә бүлү серен мин күптән таптым. Көндез кызыбыз балалар бакчасында, ә без эштә. Кичтән мин аны төрле түгәрәкләргә йөртәм. Әгәр үзем өлгермим икән, бу бурыч ирем җилкәсенә йөкләнә. Инде ул да булдыра алмаса, ярдәмгә әби белән бабай килә. Самарадан Бөгелмәгә күченүнең төп сәбәбе дә шуңа бәйле булды. Якыннар һәрвакыт безгә булышырга атлыгып торалар. 

- Сезнең һөнәр турында сөйләшик әле. Нинди вазифаны башкарасыз? Нәрсә өчен җавап бирәсез?

- Бөгелмә шәһәре һәм районы эчке эшләр бүлегендә массакүләм магълүмат чаралары белән элемтә буенча өлкән инспектор булып эшлим. Мин район һәм республика телеканаллары, газета-журналлары өчен  полиция хезмәткәрләренең эше турында мәгълүматлар әзерлим. Бөгелмә бүлегенең оператив хезмәтләре һәм бүлекчәләре эшендә  вакытлы матбугат, радио, телевидение, интернет-сайт мөмкинлекләрен файдалануда ярдәм итәм. Аларның эшен чагылдыручы

вакытлы басмаларны һәм телевизион программаларны көндәлек карап чыгам һәм барлык материалларны теркәүне гамәлгә ашырам. Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге җитәкчелеге катнашында брифинг, матбугат конференцияләре, «түгәрәк өстәл» ләр үткәрүне оештырам. Безнең бүлек адресына язылган  тәнкыйть материалларын күзәтеп барам. Эчке эшләр органнары эшчәнлеге турында дөрес булмаган мәгълүматны кире кагу буенча материаллар да әзерлим.

- Ни өчен нәкъ бу һөнәрне сайладыгыз? Сезнең әти-әниегез милициядә эшләдеме, әллә бу балачак хыялмы?

- Юк, туганнар арасында эчке эшләр бүлегендә эшләүчеләр булмады. Мәктәптә укыганда бервакыт укытучы сорады: “Сез киләчәктә кем булырга телисез?” –  дип. Классташым шунда милициядә эшләргә хыялланам дип җавап бирде. Бу сүзләр мине “эләктереп” алды. Инде сигезенче сыйныфтан полициядә хезмәт итү урында хыяллана башладым. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга шәһәренең милиция мәктәбенә укырга кердем.  

- Полиция һәм милиция төшенчәләре арасында параллельләр үткәрә аласызмы? Нәрсәдә аерма, яисә, киресенчә, уртаклык бар?

- Эчке эшләр органнарына  мин 2008 елда килдем, ул вакытта әле милиция иде. Реформа 2011 елда булды. Бик яхшы хәтерлим ул чорны. Милициядә эшләгәндә хезмәт хакым 11 мең сум иде, полициягә күчкәч, 32 мең сум булды. Аерма, әлбәттә, хезмәт хакында гына түгел, биредә эшләүчеләр өчен тудырылган шартларда да бар. Эшкә килгәндә, элек бераз җиңелрәк идеме соң инде... Уртак якларын эзләсәк, иң мөһиме – милициянең дә, полициянең дә төп максаты – гражданнарны һәм аларның милкен  саклау.

- Диана, сез полициядә хезмәт итүче иң чибәр хатын-кызларның берсе. Беләм, хәтта матурлык конкурсында катнашкансыз икән. - 2017 елда Самара шәһәре эчке эшләр бүлеге  “Мисс самарская полиция” конкурсы игълан итте. Мин ул вакытта декрет ялында идем, тик бу структурада исәпләнгәнгә күрә, бәйгедә катнашырга булдым. Фотографияләр һәм үзем турында мәгълүмат җибәрдем. Җиңүчеләрне интернет челтәрләрендәге тавышлар санына карап билгеләделәр. Ох, бик дулкынланырга туры килде!  Башта мин беренче рәттә булдым, соңыннан әкрен генә аска тәгәри башладым. Менә шунда туганнарга, якыннарга мөрәҗәгать иттем. Уртак көч белән мин “Мисс самарская полиция - 2017” титулына ия булдым.

- Бу һөнәр сезгә иҗади яктан ачылырга мөмкинлек  бирәме?

- Әлбәттә. бездә һәрвакыт ниндидер бәйгеләр, конкурслар булып тора: балалар белән рәсем дә ясыйбыз, шигырьләр дә сөйлибез, җырлыйбыз да. Бу эшкә Бөгелмә полициясендә хезмәт итүчеләрне, аларның балаларын җәлеп итәм, килеп чыкмаса – боларның барысын да үземә эшләргә туры килә.  

- Бу һөнәргә сезнең гаиләгез ничек карый?

- Бары тик уңай яктан. Миңа якыннарым әйтә: “Син – үз урыныңда!”. Чыннан да,  бу – минем һөнәр!

- Менә әкрен генә шәхси темага да күчтек! Бер карыйсың, сез “блондинка”, икенче карыйсың  – “брюнетка”. Мондый кискен үзгәрешләр нәрсә белән бәйле?

- Офицер булуыма карамастан, мин – хатын-кыз! Ә хатын-кыз һәрвакыт үзгәреп торырга тиеш!

- Ашарга пешерергә яратасызмы?

- Оооо, четрекле сорау! Бик үк яратып бетермим. Гаиләмне тәмле ашлар белән бары ял көннәрендә генә сыйлый алам. Ниндидер бер ризыкны сайлап алып, бу минем “коронное блюдо” дип әйтерлек түгел. Ирем мин пешергән борщ ашын , французча әзерләгән итне һәм алма пирогын яратып ашый.

- Беләм, сез ирегез белән кыз тәрбияләп үстерәсез. Аңа вакыт җитәме?

- Әлбәттә, җитми! Бала үзенә күп игътибар һәм вакыт таләп итә. Эштән буш вакытны мин тулысынча аңа багышлыйм. Хәзер без аның белән бассейнга йөрибез. Кайвакыт эштән соң беркая барасы килми, тик тренер көтә! Баланың матур киләчәге  өчен мин үземдә көч табам инде.    

- Сез тормышта нәрсә белән мавыгасыз?

- Бала туганчыга кадәр мин эш дип яши идем. Кызыбыз дөньяга килгәч, яңадан тугандай булдым. Тормышка, сәламәтлегемә башка күзлектән карый башладым. Хәзер бассейнга йөрим, төшке ялда спортзалда шөгыльләнәм. Ә кичләрен гаиләмә багышлыйм.

- Диана, сез тагын нәрсәләр турында хыялланасыз?

- Барлык хыялларым тормышка ашты. Хәзер минем өчен иң мөһиме –туганнарымның һәм  якыннарымның сау-сәламәт булуы!  Һәм... тагын бер йолдыз минем погоннарга төшсен иде ди хыялланам! 

- Бер генә түгел, әйдә ике йолдыз төшсен, Диана! Эшегездә уңышлар телибез!

Илүсә Искәндәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса