Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Булат Латфуллин: “Мин – бөгелмәнең татар купидоны” (Интервью)

Булат Латфуллин – тумышы белән Бөгелмәдән. 9нчы сыйныфка кадәр 16нчы мәктәптә укый, соңыннан Машина төзүчеләр техникумында “электрик” белгечлеге буенча белем ала. КНИТУның Бөгелмлә филиалын тәмамлый. Әлеге вакытта “Яшьләр сарае”нда эшли. 25 яшь. Өйләнгән, рәсми никахы бар.

Булат, әгәр мин сиңа “син” дип дәшсәм, үпкәләмәссеңме? Әңгәмәнең рәсми төсмер алуын теләмим, шуңа күрә ачылып сөйләшәсе килә.

Әлбәттә, юк! Чыннан да, кешеләр бер-берсе белән ачык  булырга тиеш.

 Бөгелмәлеләр сине бәйрәмнәр, туйлар, дискотекалар, корпоративлар алып баручы буларак белә. Ә тагын син үзең турында: “Мин – фрилансер”, –  дип әйтәсең. Бу супермен дигәнне аңлатамы? (көләм)

 Шөгылемә карап, мин үземне “татар купидоны” дип атыйм, чөнки туйлар алып барганда яшь парларның йөрәкләрен “бәйлим”. Әйе, мин – супермен! (көлә). Шаяруларны читкә куйсак, фрилансер  – заман сүзе. Мондый кеше үз-үзен эш белән тәэмин итә, үз-үзенә начальник, эшкуар. Ә инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, ирекле рәссам, ирекле эшче дигәнне аңлата.

 Булат, ничек һәм ни рәвешле бәйрәмнәр алып баручы булып киттең? Моңа нәрсә этәрде?  Алып барган беренче бәйрәмең исеңдәме?

Икетуган абыем Эльмир Хөсәеновның  җиңел кулыннан алып баручы булып киттем. 16 яшьтән ул мине корпоративлар үткәргәндә ярдәмгә ала торган иде. Ул чорда минем КВНда уйнаган вакыт, импровизация мастеры идем. Ә бит алып баручы өчен бу – иң кирәкле сыйфат. Шуңа юмор һәм креатив та өстәп җибәрсәң, шәп була инде. Мин беренче алып барган чара туй иде. Килен белән кияү КВНны бик ярата торган булган. Соңыннан ачыкланды, мин аларның кумиры икән. Туй мәҗлесе бик матур үтте. Шоу-бизнес, шул рәвешле, мине үз ятьмәләренә чорнады.

   Алып баручы – Булат Латфуллинның стиле нинди? Ул башка алып баручылардан кайсы ягы белән аерыла?

 Минем стиль эксклюзив: бәйрәмнәрне русча да, татарча да алып барам. Алыйк мәсәлән, катнаш никахларны. Мондый туй мәҗлесләрен ике телдә алып бару отышлы. Тагын бер мисал – яшьләр заманча туй турында хыяллана, ә ата-аналар гореф-гадәтләрне саклауны өстен куя. Бәхәсле сорауны, әлбәттә,  “татар купидоны”, ягъни  мин чишәм. Заман технологияләре, үзенчәлекле “фишкалар” кулланып һәм татар традицияләрен саклап, матур мәҗлесләр үткәрәм. Калган алып баручылардан мин зур энергия багажым булу белән аерылып торам. Мин ураган, цунами булып, кунакларны яхшы кәеф һәм позитив дулкыннар белән каплый алам.

Ә син WOW-эффектлар остасымы? Бәйрәм кунакларын нәрсә белән шаккатырасың?

Мин тамашачыларны тиз арада кырыкка төрләнә алуым   белән шаккатырам. Әгәр берничә ел элек алып баручылар кунакларны төрле персонажларга киендерә торган булса, мин исә бу рольне үзем башкарам һәм бу образда төрле конкурслар үткәрәм. Туй мәҗлесләрендә яшьләр гаилә учагын кабызганда, килен әтисе белән вальс әйләнгәндә, мин эмоцияләрне жәлләмим. Барысы белән бергә елыйм!

 Булат Латфуллинны барысы да белә, шулай да сине тулысынча ачып бирү өчен портретыңа кайбер штрихларны өстисе килә. Булат Латфуллин – ул нинди кеше? Синең көчле якларың бармы?

Көчле якларыма килгәндә, мин “аек” алып баручы! Яхшы кәефтә булу өчен миңа “допинг” кирәкми. Кулга микрофон алуга, дәртле музыка кабынуга, мин энеджайзерга әвереләм!

 Ә синең кимчелекле якларың бармы?

Бердәнбер кимчелекле як – мин бик нык  борчыла торган кеше. Нинди дә булса бәйрәм, корпоратив алдыннан мин начар йоклыйм, аз ашыйм, еш репетиция ясыйм. Алдан ук  төрле очраклар турында кайгыртам, әйтик, мәсәлән, аппаратура ватылса, костюм ертылса... Шуның өчен мин мең тапкыр барысын да тикшерәм, барлыйм.

Иҗат кешесенә нинди дә булса язучылар, музыкантлар,  рәссамнар йогынты ясый... Син кемнең китапларын укыйсың, кемнең көйләрен тыңлыйсың? Һәм нинди танылган кешеләр сиңа тәэсир итте?

Хәзер аң белән эшләү, медетация, афирмация кебек юнәлешләр модада. Быел мин позитив психология, философия, галәм һәм диннең барлыкка килүе турында бик күп позитив китаплар укыдым. Кайберләрен билгеләп үтәсем килә: Джон Кехо, Джо Диспенза, Дейл Карнеги. Танылган актер, миллиардерларның уңышка этәрүче акыллы сүзләренә багышланган видеофильмнар карыйм. Шуңа күрәдер,  мин бер урында тик утыра торган кеше түгел, колач җәеп, киләчәккә, алга таба атлыйм. 

 Ә машинада нәрсә тыңлыйсың?

Машинада, гадәттә, мин радио тыңлыйм. Татар җырларын яратам. Татар каны үзенекен ала! Еш кына Бөгелмәдән Казанга барырга туры килә, бу очракта хатыным белән без аудиокитаплар тыңлыйбыз.

 Үсмер вакытта реаль яисә уйлап чыгарган кумирларың бар идеме? Бәлки, син аларга ошарга теләгәнсеңдер?

Балачакта мин супергерой, мәсәлән, “человек паук”, “железный человек”  булырга тели идем. Яшерен-батырын түгел, мин әле дә балачак хыяллары белән яшим. Кайвакыт мине берәр үрмәкүч тешләр, өстемә метеорит төшәр төсле була.  

 Коронавирус чоры чаралары элеккеләреннән кайсы ягы белән аерыла?

Хәзер, нигездә, онлайн чаралар үтә. Яшьләр сараенда эшләп, без чараларны шул рәвештә оештырырга, аларны социаль челтәрләр аша халыкка күрсәтергә өйрәндек. Бер яктан бу бик отышлы, чөнки яшьләрнең күпчелеге интернетта утыра. Хәзер үз телеканалыбызны ачарга ниятлибез.

  Ә синең төп эшең бармы? Пандемия чоранда күп кенә алып баручылар эшсез калды бит...

  Чыннан да, пандемия безнең “кулларны бәйләде”. Ярты елга сузылган чикләүләр сәбәпле, халык бәйрәмнәргә сусады. Алар - безне, без аларны эзләдек. Эш акчада гына да түгел, күңелне күтәрү өчен халыкка бәйрәмнәр кирәк. Чикләүләр бүтән булмасын иде инде. Шулай да мин онлайн конкурслар әзерләү өстендә эшлим.

  Синең тормышта үз девизың нинди? 

Һәр көнеңне бу матур планетабыздагы соңгысы кебек хис итеп яшә!  

Илүсә Искәндәр

Фотолар: шәхси альбомыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса