Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

ӘБИЛӘРНЕҢ БУЛА ТӨРЛЕСЕ...

Ә дөньяга яз кайтты бит әле... Кышны куды, карны эретте. Елмайдылар ачылып тау битләре, офыклардан чытык йөз китте. Язгы ташу китәр актарылып, дәрт кузгатыр җанны бөтереп. Хатын-кызның - Хатын, ир-атларның Ир икәнен искә төшереп! Чыннан да, февраль азагында Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтүгә, без иң якты, иң гүзәл, иң җылы...

Ә дөньяга яз кайтты бит әле... Кышны куды, карны эретте.
Елмайдылар ачылып тау битләре, офыклардан чытык йөз китте.
Язгы ташу китәр актарылып, дәрт кузгатыр җанны бөтереп.
Хатын-кызның - Хатын, ир-атларның Ир икәнен искә төшереп!
Чыннан да, февраль азагында Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтүгә, без иң якты, иң гүзәл, иң җылы бәйрәмнәрнең
берсенә - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә әзерләнә башлыйбыз. Кадерле әбиләрне, әниләрне котлау өчен бүләкләр эзлибез, күңелдә җылы сүзләр барлыйбыз.
Бүгенге язмамның герое Зәйнәп апа Закирова белән без күптәннән таныш. Бөгелмә телевидениесендә эшләгәндә шәһәребез тормышындагы проблемаларны бергә чишә идек: йорт, фатир, ишегалды сораулары буенча четерекле мәсьәләләрне сюжетлар аша күрсәтеп, бөтен шәһәр күләмендә күтәреп чыктык. Хәзер Зәйнәп апаның андый проблемалары юк. Статусы бүтән. Зәйнәп апа узган елның көзендә, көтмәгәндә, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры әбисенә әйләнеп куйды.
"Тормышта нәрсә эшләнсә дә, барысы да яхшыга була", - дип әйтә халык. Бу вакыйганы Зәйнәп апа да шатланып каршы алган. Хәер, горурланырлык та бит. "Кече яшьтән лидер булырга яраткан Линар үз урынын тапты", - ди Зәйнәп апа. Оныгы зур дәрәҗәгә күтәрелгәч, аның да вазифалары арткан. Тамак ялгап алыр өчен шәһәр мэры бирегә еш керә икән, чөнки кечкенәдән үк әбисенең тәм-томнарын ярата. Зәйнәп апа аның яраткан ризыкларын алдан әзерләп куя. Балконында - туңдырып куелган пилмән-мантылар, көзен әзерләгән салатлар, өстәлендә - коймак, пәрәмәчләр. Бер сүз белән әйткәндә, җаның ни тели, табын шуның белән тулы.
Зәйнәп апаның бүгенге көнгә барлыгы 4 оныгы бар (барысы да малайлар). Линар Закиров иң яратканы дисәм, ялгышмамдыр. Ни дисәң дә, бик яшьли мөстәкыйль төстә тормыш үрләрен яулаучы ул. Тик әлеге шатлык алдыннан гаиләгә кара кайгы килә. Зәйнәп апа 59 яшьлек улын җирләде. Тикмәгә генә безнең әбиләр теләк теләгәндә: "Ходаем, бала кайгысы күрергә, аларны үзеңнән алда җир куенына иңдерергә язмасын", - дип әйтми шул. Аның улы, Линарның әтисе Рөстәм Закиров, ашказаны рагы белән авырып, вакытсыз вафат була. Күзенә яңа гына операция ясаткан Зәйнәп апа күз яшьләрен түгә, төннәрен йокламый уздыра. "Мондый кайгы-хәсрәтне хәтта дошманыңа да күрсәтмәсен", - ди ул.
Зәйнәп Закирова тумышы белән - Биектау районының Коркачык авылыннан. Сугыш башланганда 8 яшьлек кыз була ул. Әтиләре Бөек Ватан сугышында һәлак булгач, 9 бала ятим калып, әниләре тәрбиясендә үскәннәр. Авыр, ачы еллар газабын искә алырга яратмый Зәйнәп апа. "Тормышта үзем юл ярырга әнидән өйрәнеп үстем", - дип сөйли ул.
Бөгелмәгә килеп төпләнүе дә эше белән бәйле булган. Кеше яраткан эшен яхшы эшли диләр. Зәйнәп апа турында нәкъ шулай дип әйтеп була. Ул - хезмәт ветераны, коммунистик хезмәт ударнигы, шәһәр депутаты, ТАССРның почетлы киномеханигы. Эшенең рәхәтенә тиенеп яшәгән кеше. 30 ел буена "Мир" кинотеатрында бөгелмәләргә фильмнар күрсәткән. Аның кулы аша үткән фильмнарның саны 40 меңнән артык. Ул поезда озатып йөрүче (проводница) булып та эшләгән. Зәйнәп апаны һәр эшләгән җирендә хөрмәт иткәннәр. Яраткан ярын да Зәйнәп апа Бөгелмәдә тапкан. Бүгенге көндә ире Мөкатдис Закиров белән бергә яшиләр. Өч ел элек Бриллиант туйларын үткәргәннәр.
80нән өстә булса да, Зәйнәп апага "әби" дип әйтеп булмый. Ничек инде ут уйнатып эшләп йөргән кешене әби дисең! Зәйнәп апа мамык шәлгә төренеп, телевизор каршында утыра торган кеше түгел. Ул гел аяк өсте, ни дә булса эшли: фатирында бар җире җитеш, ялт иткән. Пөхтәлек, чисталык яратучы Зәйнәп апаның йортында бер тузан әсәре тапмассың.
Бүгенге көн мәшәкатьләре дә юк түгел. Тынгы белмәс Зәйнәп апа сугыш елы балалары статусын алырга йөри. Шәһәр судында үзенең сугышта вафат булган Минһаҗ Гайнетдинов кызы булуын исбатлый. Тыйнак Зәйнәп апа, шәһәр мэры әбисе булса да, проблемаларын күкрәк кагып чишәргә өйрәнмәгән, барысын да әкрен генә, бер адым артыннан икенчесен ясап, үзе чишә. Хәтта кайбер мәсьәләләр турында туган-тумачалары, шул ук шәһәр мэры Линар Рөстәм улы да белми кала икән. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, Зәйнәп апа: "Айгөл кызым, оныгым Линар Закиров башкарма комитетка эшкә кайтты", - дип шылтыраткач, аңа: "Сезгә охшаса, шәһәрдә тәртип була икән", - дип җавап биргәнем хәтеремдә. Хәзер мин генә түгел, моңа күп кенә бөгелмәләр инанды. Ни дисәң дә, Зәйнәп апа каны!!!
"Бөгелмә авазы" газетасы редакциясе исеменнән Сезне якынлашып килүче хатын-кызлар бәйрәме - 8 Март белән котлыйбыз, Зәйнәп апа!!! Бәхет-шатлыкларга күмелеп яшәгез. Туар таңнарыгыз һәрчак аяз булсын, балаларыгыз һәм оныкларыгыз үзегезгә бары сөенечләр генә китерсен! Сез - хөрмәткә лаек кеше!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса