Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Бик гади һәм тыйнак бөгелмәле

Бөгелмәлеләр горурлыгы булган чираттагы герой - бик гади, бик тыйнак кеше. "Инде сигезенче дистәсенә атлаган, лаеклы ялда булуына карамастан, һәр бирмеш көнен юкка-барга, вак-төяккә, сарыф итмичә, кешеләргә бик кирәк эшләр белән шөгыльләнгән соклангыч кеше", - ди аның турында татар мәдәният үзәге җитәкчесе Флюра Шәрипова. Әлеге кичәгә килергә дә бик оялып...

Бөгелмәлеләр горурлыгы булган чираттагы герой - бик гади, бик тыйнак кеше. "Инде сигезенче дистәсенә атлаган, лаеклы ялда булуына карамастан, һәр бирмеш көнен юкка-барга, вак-төяккә, сарыф итмичә, кешеләргә бик кирәк эшләр белән шөгыльләнгән соклангыч кеше", - ди аның турында татар мәдәният үзәге җитәкчесе Флюра Шәрипова. Әлеге кичәгә килергә дә бик оялып кына ризалашкан. Ул - "Мирас" халык фольклор ансамбле солисты, халык театрының үзешчән артисты, пенсионер - Яхья Хәлимов.

Тумышы белән ул - Сарман районы Рантамак авылы егете. Гап-гади җир кешесе гаиләсендә туып, әтисенең ат арбасында тәгәрәп үсә. Кечкенәдән солярка исен яраткан Яхъя абый. Ник дигәндә, аның әтисе ат белән мичкә-мичкә солярка ташый торган булган. Ә кечкенә малай шул соляркалы арбада көннәр буе әтисенең ярдәмчесе булып йөргән. Эретеп ябыштыручы слесарь, бригадир булып эшләүләренә артык тукталмыйча, хезмәт стажының 45 ел булуын әйтү кирәк. Чиләбедә гомер кичереп, инде лаеклы ялга чыккач, калган гомерен Бөгелмәдә уздырырга дип, бирегә күченеп кайталар. Кызганыч, тиз арада хәләл җефете Рәзинә апа бакыйлыкка күчә. Чит шәһәрдә ялгыз җанын кая куярга белмичә хәсрәт дәрьясында йөзгәндә Татар мәдәният үзәгенә килеп керә ул. Һәм, шул рәвешле, үзенә җан азыгы таба. Бүгенге көндә әле ул, мәчеттә "төнге директор" булып та хезмәт итә. Мәчет картлары арасында хәтта үзенең кушаматы да бар. Ул да булса - әртист.

Мәдәни чарада Яхъя абый Хәлимов катнашуындагы "Илгизәр+Вера" спектакленнән өзек күрсәтелде.

Шулай итеп, Яхъя абый үзенә генә түгел, якташларына да җан азыгы биреп, сабыр гына, гомер итүен, якыннарын сөендереп торуын дәвам итә.

Гөлчәчәк Вәлиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса