Бөгелмәнгең танылган шәхесләре
Апрель аенда Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгының милли мәгариф буенча методисты Фәүзия Таһир кызы МӘХМҮТОВА үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул мәгариф системасында инде 45 елдан артык эшли, ә милли бүлекне 25 ел җитәкли. Бай тәҗрибәле педагог Бөгелмәнең милли бүлегендә иң җаваплы чорда - республикабызда милли хәрәкәт киң...
Апрель аенда Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгының милли мәгариф буенча методисты Фәүзия Таһир кызы МӘХМҮТОВА үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул мәгариф системасында инде 45 елдан артык эшли, ә милли бүлекне 25 ел җитәкли. Бай тәҗрибәле педагог Бөгелмәнең милли бүлегендә иң җаваплы чорда - республикабызда милли хәрәкәт киң колач алган елларда эшли башлый. Шушы дәвер эчендә Фәүзия Таһир кызы үзен югары профессиональ сыйфатларга ия булган, үз вазифаларын яхшы белүче, тирән белемле, Татарстан Республикасының милли сәясәте турында дөрес фикер йөртүче, талантлы җитәкче, югары дәрәҗәле белгеч итеп таныта.
- Барысы да 1980 елда Бөгелмәнең 2 нче интернатына эшкә килгәч башланып китте. Анда педагогия училищесы ачылгач, педагогик эшчәнлегемне яңа өлкәдә сынадым. Ул елларда биредә беренче татар төркеменә укучылар кабул иттек. Мин шул төркемне җитәкләдем. Аннары мәгариф бүлегенә эшкә чакырып алдылар. Ул елларда тарихи вакыйга - "Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында Татарстан Республикасы законы" кабул ителде. Шул көннәрдән алып, язмышымны туган телем - татар теле, аның тарихы, үсеше өчен көрәш юлы белән бәйләдем, - ди Фәүзия Мәхмүтова истәлекләргә кереп чумып.
Асылына кереп китсәң, Фәүзия Таһир кызы үз язмышын бала чакта ук төзи башлаган икән. 6 балалы гаиләдә туып-үскән кыз кечкенәдән укытучы булып уйнарга яраткан:
- Журналлар ясап, һәр туганыма билгеләр куеп, мәктәпле уйный идек. Мәктәпкә укырга керү минем өчен зур бәйрәм булды. Шул көннән алып, мин "мәктәп баласы"на әйләндем: сыйныфта актив, түгәрәкләрнең берсен дә калдырмый идем, отряд советын җитәкләдем, аннары мәктәп директоры таләбе буенча Бәләбәй педучилищесына укырга кердем (Фәүзия таһир кызы Башкортстанның Ярмәкәй районының Иске Сүлле авылында туып-үскән) - ди танылган педагог (милли мәгариф өлкәсендәге фидакарь хезмәте өчен Бөгелмә татар җәмәгатьчелегенең Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды тарафыннан "Фидакарь укытучы" һәм "Мәгърифәтче" бүләкләренә ия, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, күп кенә Рәхмәт хатларына лаек булган).
Туган телне өйрәнү һәр кешенең рухи үсешен, аның гомумкешелек һәм милли кыйммәтләрне үзләштерүен тәэмин итү чарасы булып тора. Шуннан башка үткән, хәзерге һәм киләчәк буыннар, аларның традицияләре, гореф- гадәтләре, фәлсәфәсе, идеаллары арасында дәвамлылык өзелер иде. Шушындый катлаулы өлкәдә армый-талмый эш алып бару - чын каһарманлык инде ул безнең чорда. Милли мәгарифнең бүгенгесе һәм киләчәге мәсьәләләре Фәүзия Таһир кызын һәрдаим дулкынландырып, борчып тора. Аның бүгенге көне дә шул бурычларны үтәү белән бәйле. Мин интервью алырга дип сөйләшкәндә:
-Республикага танылган Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе өчен миллион сумлык грант отарбыз дип өметләнәбез. Безнең мәктәп бар критерийларга да туры килә. Шуның өстендә эш алып барабыз бит әле, буш вакытым да юк, Айгөл, - дип сүз башлаган иде милләтпәрвәр педагогыбыз.
Фәүзия Таһир кызы Бөгелмә укытучыларын, укучыларын республика, ил һәм дөнья күләменә күтәрүче дисәм, ялгышмам. Чөнки яшь талантларны барлау, үстерү гади эш түгел. Милли мәсьәләләргә кагылышлы төрле бәйгеләрдә катнашып, "Шигъри Сабантуй", "Илһамлы каләм", "Илһам"конкурслары, "Сәләт" оешмасы үткәргән "Сәләткә нур булып балкучы йолдызлар" бәйгеләре; төрле регионара, дөньякүләм фән бәйгеләрендә җиңүче, Гран - при иясе булуга сәләтле укучылар һәм укытучыларның уртак тырышлык нәтиҗәләре моңа яхшы үрнәк булып тора.
Фәүзия Мәхмүтова турында "милләтпәрвәр" диюем дә нигезсез түгел, районыбыз укытучылар армиясе, милли белем бирүнең һәм милли мәктәпләрнең шәхес тәрбияләүдә никадәр зур роль уйнаганын үзегез дә аңлыйсыздыр. Хәзер бит заман мәгарифе нигезендә дөньяви, интернациональ һәм милли диалектик бердәмлек ята. Ә Фәүзия Таһир кызы мәктәпне тәмамлап чыгучы укучы үз халкының тулы канлы вәкиле, иленең гражданины һәм шул ук вакытта дөнья цивилизациясе субъекты итеп тә тоярлык булсын өчен зур көч куючы шәхесләребезнең берсе булып тора. Ул бүгенге көндә Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды рәисе дә бит әле. Шул рәвешле, татар милли мәгарифенең башында торган, аның төп юнәлешләрен, үсеш юлларын билгеләүче күренекле мәгърифәтче-галимнәр, язучылар, җәмәгать эшлеклеләрен искә алу, алар үрнәгендә эшне иҗади оештыруны да алып баручы. Бөгелмәдә традиция буенча ел саен "Хәтер көне" уза. Анда, татарның танылган зыялылары (Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Миркасыйм Госманов, Зәки Зәйнуллин, Әскәр Шакиров һ.б.) белән беррәттән, фидакарь укытучыларны, укучыларны билгеләп үтәләр. Һәм шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бу безнең район педагоглары һәм укучылары гына түгел, аларны республика һәм ил күләмендә сайлап алалар.
Халыкта "Телнең зиннәте - тугры сүз" дип әйтәләр. Фәүзия Таһир кызының тормышы да шуңа барып бәйләнә. Ул - туган теленә, үз эшенә тугры җан. Эштән туктыйм, туктыйм инде, - дип йөрсә дә, һаман да юлыннан төшми.
- Китәм дисәм, йөрәгем урынында түгел. Үз эшемә гашыйк кеше мин. Тәм табып, яратып эшлим.шуның белән бәхетлемен. Вакыт җитсә, барыбер калдырырга туры килер инде эш урынын... -ди ул моңаеп. Моңа җавап итеп: "Сез үз урыныгызда, тиешле вакытта, тиешле урында тугансыз Фәүзия Таһировна", - диясе килә. Шуңа күрә исәнлектә, саулыкта яшәргә, эшләргә язсын. Безне, милләттәшләрегезне шатландырып торыгыз! Халыкның теле - ул рухи яшәешнең беркайчан да шиңми торган мәңгелек чәчәге. Ә сез аңа бик охшаш.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа