Бөгелмәне республикага татар кызы буларак таныткан студент кыз
Наилә Хәлимова - Бөгелмә педагогия көллиятенең IV курс студенты. Ул - Бөгелмәне республикага татар кызы буларак таныткан студент. Наилә, чыннан да, иң тырыш, иң чибәр һәм җырчы татар кызы. Аның тырышлыгы югары нәтиҗәләргә китергән. Уңышларын санап бетереп булмый: "Студентлар көзе - 13" иҗади фестивалендә җыр буенча быел I урынны яулады....
Наилә Хәлимова - Бөгелмә педагогия көллиятенең IV курс студенты. Ул - Бөгелмәне республикага татар кызы буларак таныткан студент. Наилә, чыннан да, иң тырыш, иң чибәр һәм җырчы татар кызы.
Аның тырышлыгы югары нәтиҗәләргә китергән. Уңышларын санап бетереп булмый: "Студентлар көзе - 13" иҗади фестивалендә җыр буенча быел I урынны яулады. "Әйбәт" КВН командасы белән республикада 2013 елда - II, 2014 елда I урын алган. 2014 елда Татар мәдәният үзәгенең халык театры Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" драмасын әзерләде. Наилә исә анда шәһәр кызы Венера ролен башкарып, республика күләмендәге театр бәйгесендә III урынны яулаган. Урта һөнәри уку йортлары студентлары арасында үткәрелгән республикакүләм "Татар кызы - 2014" бәйгесендә ул финалга уза һәм "Ялкын кыз" номинациясенә лаек була. Театраль турдагы осталыгы өчен "Казан утлары" журналы редакторы, күренекле юморист язучыбыз Камил Кәримов махсус бүләген Наиләгә үз кулы белән тапшыра.
Наилә Хәлимова бүгенге көндә башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга әзерләнә. Студент тырышып укый һәм актив яши: Татар мәдәният үзәгендә эшләүче халык театрында уйный, шунда ук вокал белән шөгыльләнә, шәһәр һәм районыбызның "Әйбәт" КВН командасы әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа