Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә – Бриллиант туй

1 февральдә район башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә бриллиант юбилярларны хөрмәтләү тантанасы булды.

Ирле-хатынлы Алевтина Андреевна һәм Борис Яковлевич Безлепкиннар үз гаиләләренә нигез салынуның 60 еллыгын билгеләп үттеләр. Ир белән хатын үткән көннәр биеклегеннән беренче очрашуларын, беренче күрешүләрен һәм, әлбәттә, туй көнен дулкынланып искә алдылар.  

 Бүген алар гомер буена сузылган очрашу өчен язмышка рәхмәтле. Алар үз мөнәсәбәтләренең кадерен беләләр, балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән горурланалар. Юбилярларны истәлекле вакыйга белән Березовка авыл җирлеге башлыгы Наталья Меньшаева котлады. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко аларга ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде. Традиция буенча, юбилярлар Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гаиләләре китабында имзаларын калдырды. 

 

Ләйсән ЙОСЫПОВА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса