Без - бик бәхетле балалар, чөнки тыныч тормышта яшибез. Быел илебез зур бәйрәмгә әзерләнә. Бөек Ватан сугышы тынганга 70 ел вакыт үткән.
Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу җан өшеткеч сүз турында китаплардан укып, кинолардан карап һәм әби-бабаларыбыз сөйләгәннәрдән генә ишетеп беләбез.
Без, 8 нче һәм 6...
Без - бик бәхетле балалар, чөнки тыныч тормышта яшибез. Быел илебез зур бәйрәмгә әзерләнә. Бөек Ватан сугышы тынганга 70 ел вакыт үткән.
Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу җан өшеткеч сүз турында китаплардан укып, кинолардан карап һәм әби-бабаларыбыз сөйләгәннәрдән генә ишетеп беләбез.
Без, 8 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары, мәктәбебездән ерак түгел Чкалов урамында яшәүче Гыйльмурый әби янына кунакка еш барабыз. Ул - Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның хәләл җефете. Бүгенге көндә дә исән-сау, көр күңелле. Безнең килүне көтеп тора, ачык йөз, шаян сүзләр белән каршы ала. Гыйльмурый әби безгә бик күп истәлекләр сөйли, фотоальбомнар күрсәтә. Мине иң дулкынландырганы "Советлар Союзы Герое исеме бирелә" дигән мактаулы кәгазьне кулыма алу булды. Моннан 71 ел элек якташыбыз Газинур Гафиятуллинга, үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое дигән исем бирелгән. Бу Грамотаны Гыйльмурый әби бик кадерләп саклый, һәркемгә зур горурлык белән күрсәтә, хәтта тотып карарга да рөхсәт итә.
Газинур Гафиятуллин 1944 елның 14 гыйнварында намусы кушуы буенча дошман дзоты амбразурасын күкрәге белән каплый...
Коммунист Гыйльмурый Кашаповна да сугыш елларында зур батырлыклар кылган: үз балалары белән бергә сугыш ятим иткән байтак малайларны, кызларны да җылы канаты астына алып, аларны карап тәрбияләгән. "И балалар, без күргәнне сезгә күрергә язмасын. Сугыш чорында авылда икмәк бүлдек. Балалар ачтан үлә, ашарга икмәк юк. "Бүлүен бүләбез, ләкин документларга кем кул
к уя?" - диделәр. "Үзем к уям! " - дидем. Шулай итеп, төнлә икмәк бүлдек. Капчыкларга тутырып торабыз, һәр йортка илтеп бушатабыз. Авылда барлыгы 45кә якын йорт. Председатель районга киткән чак иде. Икенче көнне, таң ату белән, ачык суд ясадылар. Кемдер районга хәбәр иткән, судьялар килеп тә җиткән. Клуб тулы халык, суд бара. 8 кеше эләктек, арабызда укытучылар да бар. Сигезенче булып мине бастырдылар, 7 бала итәккә ябышкан. "Алып китегез балаларны!" - дип кычкыра судья. Әмма балалар: "Әнине калдырмыйбыз, аңардан башка чыкмыйбыз", - дип елашалар. Судья: "Балаларны кем үзенә тәрбиягә ала?" - дип халыктан сорый. Халык дәшми, зал тып-тын. Шулай итеп, балалар хакына мине хөкем итмәделәр. Калган 7 кешене районга алып киттеләр", - дип искә ала Гыйльмурый әби.
Гыйльмурый әбинең һәр сөйләгәне кызыклы, мавыктыргыч. Аның дәртләнеп яшьлегенә "кайтып килүләре" дә, Газинурсыз яшәгән көннәре турында сөйләүләре дә тарихка язып калдырырлык.
"Гыйльмурый әби, хәзерге заман кешеләренә берәр сүз әйтәсегез киләме?" - дигән сорауга ул: "Бары бер сүз - үткәннәребезне, тарихыбызны онытмагыз! Газинурдай батырларыбыз булмаса, бүгенге рәхәт тормышыбыз да булмас иде", - дип җавап бирә.
Исән булса, Газинур Гафиятуллин быел 102 яшен билгеләп үтәр иде. Һәм җәмәгатен дә 98 яшьлеге белән тәбрик итәр иде. Икесе дә салкын кыш аенда туганнар бит алар. Һәм икесе дә, бер-берсенә охшап, кайнар йөрәкле булганнар.