Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Бөгелмәдә яшәүче 100 яшьлек әбине котладылар

Бөек Ватан сугышы ветераны, хезмәт ветераны Александра Никифоровна Сигаева 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров исеменнән котлау һәм бүләк, шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медален юбилярга Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова тапшырды. Юбилярны шулай ук Бөгелмә РҮХ ДАССОның баш табибы урынбасары Александр Иванов, ветераннар советы рәисе Иршат Измайлов, социаль яклау идарәсе башлыгы Наталья Минәҗева, депутат Рамил Лотфуллин котладылар. Александра Никифоровнаның хезмәт эшчәнлеге Бөгелмә сырхауханәсендә узган, ул анда озак вакытлар физиотерапия бүлегенең шәфкать туташы булып эшләгән. Александра Никифоровна Германияне җиңгән өчен медале, Ватан алдындагы казанышлары өченордены медале белән бүләкләнгән.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса