Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Бөгелмәдә тыл хезмәтчәнен 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Бөтен хезмәт эшчәнлеген ул туберкулез диспансерында шәфкать туташы булып эшләүгә багышлый.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Бөгелмә районы «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өлкән яшьтәге юбилярларны туган көннәре белән котлау традициясен дәвам итәләр.

8 февральдә тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Лидия Павловна Аверьянова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бөтен хезмәт эшчәнлеген ул туберкулез диспансерында шәфкать туташы булып эшләүгә багышлый.

2016 елдан Лидия Павловна өйдә социаль хезмәтләр ала, аңа социаль хезмәткәр Рәйфә Кәлимуллина хезмәт күрсәтә.

Әбине юбилее белән котларга аның туганнары һәм якыннары килгән иде.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Колупаева Екатерина Владимировна
Кәлимуллина Рәйфа Рәим кызы фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса