Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Бөгелмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш мәсьәләләре буенча яңа урынбасары билгеләнде

Вазифага Гүзәл Мөдәрис кызы Рәхимова билгеләнде.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров коллективка район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш мәсьәләләре буенча яңа урынбасарын тәкъдим итте. Вазифага Гүзәл Мөдәрис кызы Рәхимова билгеләнде.

Гүзәл Рәхимова югары икътисади белемгә ия, икътисад фәннәре кандидаты. 2002 елдан мәгариф өлкәсендә эшли. Биш ел дәвамында Казан милли тикшеренү технология университетының Бөгелмә филиалын җитәкли. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы һәм «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара.

«Безгә күп кенә проектларны бергәләп гамәлгә ашырырга кирәк. Сезнең алда муниципаль районда икътисади, финанс һәм инвестицион сәясәт формалаштыру һәм тормышка ашыру, эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү буенча зур бурычлар тора. Сезгә эшегездә уңышлар телим!» диде Линар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса