Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Бөгелмә укучысы ике фән буенча БДИда 200 балл җыйды

Бөгелмә шәһәренең 6нчы мәктәбен тәмамлаган Евгения Орешкина рус теле һәм химия фәннәреннән 200 балл җыйды.

Евгенияхимия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы призеры. 9нчы сыйныфта шул ук фән буенча муниципаль олимпиада җиңүчесе, ә 10нчы сыйныфта Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы призеры булды. Киләчәктә Женя табибә булырга хыяллана.

Бөгелмә муниципаль районында дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча 100 баллны барлыгы 11 кеше җыйды. Алар 2нче, 6нчы, 9нчы мәктәпләр, Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе, шулай ук Карабаш 2нче мәктәбе укучылары.

Чыгарылыш сыйныф укучылары раслаганча, мондый нәтиҗәгә ирешү өчен тырышып укырга һәм, максат куеп, алдан билгеләнгән планны үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса