Бөгелмә туган якны өйрәнү музее Симферополь театрының “Лачын” (“Сокол”) яшерен төркеме турында сөйләде
Үз Ватанын саклап һәлак булган Бөгелмә актеры турында бәян.
Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Бөек Җиңүнең яшь геройлары” исемле хәтер акциясе кысаларында, “Бөгелмә туган якны өйрәнү музее” муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре укучыларны Н. А. Барышев җитәкчелегендәге Симферополь театрында эшләгән “Сокол” яшерен төркеменең эше белән таныштыралар.
Николай Барышев Бөгелмәнең икенче баскыч мәктәбендә укый. Шул чакта ук ул үзенең актерлык сәләтен күрсәтә: үзешчән сәнгатьтә катнаша, спектакльләргә декорацияләр ясый. Бөгелмә яшьләре озын буйлы, ачык йөзле, нык ихтыярлы бу егетне бик яраталар.
Казан сәнгать техникумын тәмамлаганнан соң, Н. А. Барышев Симферополь драма театрының баш рәссамы булып эшли. Ул кешеләргә үз талантын һич кызганмыйча, юмарт өләшә. Әле бик яшь чагында ук ул “атказанган артист” исеменә лаек була.
Әмма сугыш аның иҗади очышын өзә, канатларын өтә. Кырым немец-фашистлары гаскәрләре басып алу куркынычы астында калгач, КПССның Симферополь шәһәр комитеты берничә партизан оешмасы һәм яшерен төркем формалаштыра. Аларның берсен – “Лачын” дигән горур исем астында Н. А. Барышев җитәкли. Яшерен төркемгә 60лап кеше кергән, шул исәптән – 10 театр хезмәткәре.
1941 елда Симферополь театры эвакуацияләнә алмый – Севастопольгә юл киселә. Труппа 1941 елның 1 ноябрендә оккупацияләнгән Симферопольгә кайта.
1942 елның маенда театр “Симферополь рус драма һәм комедия театры” дигән яңа исем астында эшли башлый. Театр каршында яшьләр студиясе төзелә, анда Германиягә куылудан котылып, 50гә якын кеше эшли.
Бу – мөһим биремнәрнең профессиональ разведчикларга түгел, ә актерларга йөкләнгән сирәк очракларның берсе иде.
Төркемдә катнашучыларның берсе – рәссам Николай Барышев шәкерте Савватеев Олег Алексеевич. Олег космонавт та, актер да, Пионерлар йортының рәссамнар түгәрәгенә яратып йөргән вакытта хыяланганча, рәссам да була алган булыр иде, мөгаен. Әмма мәңгегә уналты яшьлек герой, Бөек Ватан сугышы елларында Симферопольне саклаучыларның берсе булып кала. Теләсә кайсы биремне үтәгәндә, Олег дошман хәрби объектларын разведкалаганда аеруча аерылып тора – өлкәннәр үтә алмаган җирләргә малай һичшиксез узып китәчәк!
Кулларына театр афишалары һәм клейстер банкы тоткан кыска буйлы, сары сипкелле йөзе балкып торган егетне оккупацияләнгән шәһәр урамнарында ул вакытта еш очратырга мөмкин була. Хәрәкәтчән, зиһенле һәм акыллы егеткә төркемдә агитация эшләре генә ышанып тапшырып калмыйлар.
“1943 елның июле. Партизаннарга фашист офицерларының документлары һәм мундирлары кирәк була. Олег биремне үзенә йөкләүләрен сорый һәм шул ук көнне, комендант сәгате җиткәнче, Желябов урамындагы янган бинага кереп урнаша. Төтен чыгу юлы аша, күршедәге офицерларның тулай торагын күзәтә башлый. Фашистларның көн тәртибен һәм бүлмәләрнең урнашуын билгеләү өчен, ул урынга берничә тапкыр кереп чыгарга туры килә әле аңа. Һәм менә, ниһаять, мөмкинлек туа: ачык тәрәзәләр аша егет немецларның чишенеп, киемнәрен урындыкка пөхтә итеп төреп куеп, йокларга ятарга җыенуларын күреп ала. Тагын бераз көтеп тора да, малай аяк киемнәрен чишенеп, бина янына килә, су торбасы буйлап шуышып менеп, бүлмә тәрәзәсе бянында туктап кала. Башта тын калып, бераз тыңлап тора. Тынлык, бары тик бүлмәдән йоклаган немецларның гырлаганы гына ишетелә. Тиз генә ыргылып, Олег эчкә керә. Мундирлар, кыр сумкаларын – -барысын да капчыкка тутырып, тиз генә тышка атыла. Тәрәзәгә барып җиткәнче, торбадан төшкәндә дә, башта – куак янына, ә аннан күрше ишегалдына чабып барып җитәнче узган бер мизгел арада аңа вакыт мәңгелек кебек тоела. Чокырга кадәр йөгереп барып, сулуы капкан егет бераз гына тын ала да, капчыкны шунда салып, җир белән күмгәләп куя. Икенче көнне ул капчыкны кирәкле адреска алып киләләр.”
Симферопольне азат итү көненә кадәр бер ай вакыт калган чор бу. “Лачын” яшерен төркем әгъзаларын кулга алалар. 1944 елның 10 апрелендә, озакка сузылган газаплаулардан соң, Николай Барышев, Дмитрий Добросмыслов, Александра Перегонец, Зоя Яковлева, Илья Озеров, Павел Чечеткин, Прасковья Ефимова, Олег Саватеевны атып үтерәләр.
Ә ике атнадан соң, 1944 елның 25 апрелендә, “Красный Крым” (“Кызыл Кырым”) газетасында (хәзерге “Крымская правда”газетасы сугыш вакытында шулай атала) мәкалә пәйда була: “Дубково авылы тирәсендә массакүләм каберлекләрне казу эшләре барышында 22 апрельдә Кырым дәүләт театрының гестапо диварларында ерткычларча газапларга дучар ителгән, ә аннары атып үтерелгән хезмәткәрләренең мәетләре табылган”.
Шаһитлар истәлекләре буенча, уналты яшьлек Олегның гәүдәсендә этләр талап теткәләгән, учларын кадаклар белән тишкәләгән эзләр булган. Соңгы мизгелләрдә ул үзенең укытучысы, остазы һәм дусты Николай Андреевич Барышевка сыена.
Яшерен оешма әгъзаларының исемнәре – Кырым академия рус драма театры бинасында урнаштырылган, ә Олегның исеме ул укыган мәктәп – хәзер Симферопольнең 1нче гимназиясе бинасында куелган мемориаль тактага уеп язылган. Алар истәлегенә спектакльләр куелган, “Алар актерлар иде” дигән нәфис фильм төшерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа