Бөгелмә туган якны өйрәнү музее шәһәрнең танылган кешеләре белән таныштыруны дәвам итә
Шундыйларның берсе – Валентин Петрович Тронов
“Бөгелмә туган якны өйрәнү музее” муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе газета укучыларны Бөгелмә шәһәренең танылган кешеләре белән таныштыруын дәвам итә. Шәһәр белән күп кенә галимнәр, язучылар, композиторлар, җәмәгать эшлеклеләренең исемнәре бәйле. Шуларның берсе – Валентин Петрович Тронов. Аның якты хезмәт эшчәнлеге нефть сәнәгатен үстерү белән бәйле.
50нче еллар башында Бөгелмәдә Татарстан нефтен эзләү һәм чыгару идарәсе тупланган (“Татнефть” гавами җәмгыяте), фәнни үзәк (“ТатНИИ”) һәм “кара алтын” транспортлау үзәге (УСЗМН).
Чыгышы белән Калинковичтан булган Валентин Петрович безнең шәһәргә эшкә юллама белән “ТатНИИ”га килә. Ул 1959 елның августыннан алып, 1964 елның сентябренә кадәр инженер, кече һәм өлкән фәнни хезмәткәр, сектор, лаборатория һәм бүлек җитәкчесе булып эшли.
Валентин Петрович Тронов – нефтьче, техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты, ТатНИПИнефть институтының баш фәнни хезмәткәре, Россия һәм Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Россия Федерациясенең Мактаулы нефтьчесе.
В.П. Тронов безнең илнең фән, техника һәм технологияләр үсешенә зур өлеш кертте, ул 1 175 фәнни эш, шул исәптән 14 монография, 641 мәкалә, 520дән артык кулъязма фәнни эшләр авторы. Ул уйлап тапкан 220 яңалык-эшләнмәләрнең 130ы Россия, БДБ илләре, Гыйрак, Польша һәм башка илләрнең 105 предприятиесендә 700 тапкырдан артык кулланылган.
Валентин Петрович нефть промыселы технологияләре өлкәсендә фәнни мәктәп булдырды. 25 фән кандидаты һәм докторы әзерләгән. В.П. Троновның эшчәнлеге монографияләрдә һәм вакытлы матбугатта 200 тапкырдан артык яктыртыла.
Валентин Петрович шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашып яшәгән, социаль-икътисади һәм мәдәни төзелешкә, Бөгелмә шәһәренең нефть сәнәгате системасын үстерүгә зур өлеш керткән кеше. Аның төрле бүләкләре генә дә 170тән артып китә.
Валентин Тронов кешеләргә, хастаханәләргә, мәктәпләргә ярдәм итте. Ул ик матур җырлый иде. Оныгы Юлия: “Валентин Петрович үзен тулысынча фәнгә Ватан хакына багышлаган искиткеч профессионал гына түгел, ә исеме зур хәрефтән языла торган зат – кешегә үрнәк иде. Ярдәмчел, мәрхәмәтле, сизгер йөрәкле булды. Кеше хәсрәтен, кемгәдер ярдәм кирәклеген тойган вакытта беркайчан да читкә тайпылмады, булышты”.
Валентин Петрович Троновны белүчеләр хәтерендә ул мәңгегә якты оптимист булып калачак.
Методист Гөлчәчәк Гарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа