Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Бөгелмә табибына – мактаулы исем

Аны халыкның сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләделәр.

Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары белән авыручылар өчен неврология бүлегенең табиб-неврологы Гасыймә Кадыйровага ТР Президенты Указы белән “Татарстан Республикасының Атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелде.

Гасыймә Кадыйрова 1955 елда Бөгелмәнең 3нче мәктәбен тәмамлый. Аннан 1961 елга кадәр Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетында укый. Чыгарылыштан соң юллама буенча Баулы районының Поповка авылына кайта, анда табиб-терапевт булып эшли. Бер елдан соң кияүгә чыга һәм Бөгелмәгә күчеп килә.

Һәм менә инде 60 елга якын ул җирле район үзәк хастаханәсендә эшли. Гасыймә Гали кызыныңң бик яхшы теоретик әзерлеге һәм бай табиблык практикасы бар. Ул үзенең һөнәри бурычын намус белән һәм лаеклы башкара, ул кешеләрне дәвалауга, аларның сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга багышлый.

Тормыш иптәше Сәрим Камали улы белән 1962 елда Октябрь революциясенең чираттагы еллыгына багышланган бәйрәмдә таныша. Ул вакытта клубларда биюләр белән кичәләр оештыралар иде. Бу пар инде 58 ел бергә. Алар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныкларын тәрбияләүдә булышалар.

Гасыймә Кадыйрова  – Бөгелмәнең Мактаулы гражданы, Сәламәтлек саклау отличнигы, хезмәт ветераны. ИреТатарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре. Киләсе сишәмбе, 13 октябрьдә, Гасыймә Гали кызы үзенең 82нче туган көнен билгеләп үтә.

Людмила Галимова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса