Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Бөгелмә шәһәрендә гомер кичерүче мөхтәрәм ветеранны Владимир Путин туган көне белән котлады.

Бөгелмәдә яшәүче мөхтәрәм ветеран Зинаида Прокофьевна Рунова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә ветераннарга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, шулай ук тыл хезмәтчәннәренә, 90 яшь тулу уңаеннан, Россия Федерациясе Президентының котлау хатлары тапшырыла. Зинаида Прокофьевна Владимир Путиннан җылы теләкләр язылган хат алды.

“Сез зур тормыш мәктәбен үттегез, сугыш чорының авыр сынауларында сынатмыйча, лаеклы җиңеп чыктыгыз, фидакарьләрчә эшләп, илне хәрабәләрдән торгыздыгыз. Сез һәрвакыт Ватан язмышы белән үз язмышыгызның аерылгысыз икәнлегенә ышанасыз,  аны тоеп яшисез, кирәкле һәм яхшы эшләр эшләнгәнен беләсез. Ватаныбызга булган көчле мәхәббәтне, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылыкны сез безгә һәм киләчәк буыннарга тапшырасыз. Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм иминлек телим”, – диелә илбашы юллаган хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса