Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Бөгелмә шәһәре табибәсе Гасыймә Кадыйровага «Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде

Тапшыру тантанасыннан фоторепортаж.

ТР Президенты Указы белән «Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең неврология бүлеге табибәсе – невролог Гасыймә Кадыйровага бирелде.

Гасыймә Кадыйрова 1955 елда Бөгелмәнең 3нче мәктәбен тәмамлый. Аннан 1961 елга кадәр Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетында укый. Укуы тәмамланганнан соң, юллама буенча Баулы районының Поповка авылына җибәрелә, анда терапевт булып эшли. Бер елдан кияүгә чыга һәм Бөгелмәгә күчеп килә. Һәм менә инде 60 елга якын ул җирле үзәк район хастаханәсендә хезмәт итә. Гасыймә Галиевнаның бик яхшы теоретик әзерлеге һәм бай табиблык практикасы бар. Ул үзенең һөнәри бурычын намус белән һәм лаеклы башкара, гомерен кешеләрне дәвалауга, аларның сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга багышлый.

Тормыш иптәше Сарим Камалиевич белән 1962 елда Октябрь революциясенә багышланган бәйрәмдә таныша. Ул вакытта клубларда бию кичәләре оештырыла торган була. Бу пар инде 58 ел бергә. Алар ике кыз тәрбияләп үстерәләр, аннан оныкларын аякка бастырырга ярдәм итәләр.

Гасыймә Кадыйрова – Бөгелмәнең Мактаулы гражданины, сәламәтлек саклау отличнигы, хезмәт ветераны. Ире – Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса