Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Бөгелмә районында озак яшәүчеләрне хөрмәтләү дәвам итә

15 февральдә социаль хезмәткәр Елена Бебикова социаль хезмәт алучы Мәбрүрә Шакирҗан кызы Гарипованы котлады.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре әби-бабайларны туган көннәре белән тәбрик итүләрен дәвам итәләр.

15 февральдә социаль хезмәткәр Елена Бебикова социаль хезмәт алучы Мәбрүрә Шакирҗан кызы Гарипованы котлады. Әбигә 97 яшь тулды.

Мәбрүрә Шакирҗан кызы Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыш ветеранының тол хатыны, хезмәт ветераны. Яшенә һәм инвалидлыгына карамастан, Мәбрүрә апа актив тормыш рәвеше алып бара һәм беркайчан да төшенкелеккә бирелми.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Колупаева Екатерина Владимировна

Бебикова Елена Анатольевна фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса