Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Бөгелмә кызы Айгөл Бәкерова Президент хыялы

Бөгелмә шәһәренең 6 нчы мәктәбендә укучы кызны мәктәп директоры Вячеслав Парфенов шаяртып һәм яратып: "Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хыялы", - дип атап йөртә. Республика Президенты сүзләренә караганда, Татарстанда яшәүчеләр өч телне: татарчаны, русчаны һәм инглизчәне яхшы белергә тиеш. Айгөл - нәкъ шундыйларның берсе. Тел остасы. Интеллектуаль ярышларда республикада Айгөлгә тиңнәр...

Бөгелмә шәһәренең 6 нчы мәктәбендә укучы кызны мәктәп директоры Вячеслав Парфенов шаяртып һәм яратып: "Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хыялы", - дип атап йөртә.


Республика Президенты сүзләренә караганда, Татарстанда яшәүчеләр өч телне: татарчаны, русчаны һәм инглизчәне яхшы белергә тиеш. Айгөл - нәкъ шундыйларның берсе. Тел остасы. Интеллектуаль ярышларда республикада Айгөлгә тиңнәр юк. Ул - инглиз һәм татар телләреннән республиканың почетлы титул призеры. 6 нчы сыйныфтан бирле кыз шуны дәлилләп килә, олимпиадаларда җиңә. 2014 - 2015 уку елында инглиз теле дисциплинасында "Казан федераль университеты призеры" исемен ала.
Тыйнак Айгөл үзен һәрдаим алдына куйган бурычны үтәүче икәнен исбатлый, тырышып укый. Гуманитар фәннәрне өйрәнүгә киләчәген багышлаячагын бүгеннән үк әйтеп куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса