Алар – безнең горурлыгыбыз!
Ягсуп Мортаза улы МОРТАЗИН: "Акыл иясе буш сүз сөйләмәс" Дөньяда инде шактый озын гомер юлы узып та, яшәүдән бизмәгән, киресенчә, еллар күбрәк узган саен тормышны тагын да ныграк сөеп яши белгән зирәк һәм күркәм кешеләр була. Милләтебезнең горурлыгы булып торырлык олы йөрәкле, нечкә күңелле зат - Ягсуп Мортаза улы Мортазин...
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Гүзәл Медведева фотосы.
Кечкенәдән ятим калып, әни назыннан мәхрүм үскән ул, тормышның да ачысын-төчесен күп татыган. "Гомер буе гадел яшәдем, хәрәмләшмәдем", - ди Ягсуп ага үзе. Ә гаделлек белән хакыйкать яклыларның бу дөньяда тормышны бары тик күкрәк көче белән генә ипле итеп алып бару мөмкин икәнлеген, моның йөрәккә һәм саф күңелгә ни бәрабәренә төшүен ул кеше үзе генә белә. Әмма Ягсуп абыйга карап, аны тормыш имгәткән дип әйтә торган түгел: язмыш тарафыннан никадәр ныграк кыйналса, күңелендә сафлык һәм шәфкатьлелек хисләре шулкадәр арта, иманы торган саен ныгый, ә калебе нурлана һәм нәфисләнә генә баргандыр аның.
Тирә-юньдәгеләргә Ягсуп абый кебек хәерхаһлы караштагы кешеләр сирәк була, андыйлар белән бер сөйләшеп алу да рәхәт: могтәбәр затның, уйнап-көлеп кенә әйткәндәй, юмор белән ирештергән гамьле һәм мәгънәле сүзләре тыңлый белгәннәр өчен үзе бер тормыш мәктәбе булып торырлык. Дүрт кенә юллык шигъри фикерләрен дә ул, көндәлек вакыйгаларның агына-карасына философларча карап, һәр нәрсәгә тиешле бәясен биреп, шул ук вакытта дөнья мәшәкатенә чумган һәрбер кешенең күңеленә үтеп керерлек итеп, гади генә сүзләр белән әйтә дә бирә... Укытучы ул чөнки, шагыйрь, хәбәрче һәм аксакал!
...1948 елда Минзәлә педагогия училищесы дипломы белән туган ягы - Мөслим районы Октябрь сигезьеллык мәктәбенә эшкә кайтып урнашкан егет 1970 елга кадәр укытучы, завуч, директор булып эшли анда. Читтән торып Алабуга пединститутын тәмамлый. Беренче мәкаләсе дә шул 1948 елда районның "Колхоз байрагы" газетасында дөнья күрә. Шуннан бирле гомер буе актив җәмәгать хәбәрчесе ул. Заманында шушы активлыгы өчен Татарстан АССР Югары Советы Президиумының мактау грамотасы белән дә бүләкләнгән. Татар теле һәм әдәбияты белгече ул - менә аның табигый сәләтен үстереп җибәргән иҗат куәсенең нигезе нәрсәдә! Туган телнең аһәңен тирәнтен тоя алуы, уен уйдырып әйтә белүе сүз дигән илаһи күренешнең кодрәтенә инанудан киләдер, мөгаен. Һәм, әлбәттә инде, мөгаллим, педагог булуы бай тормыш тәҗрибәсен башкалар, яшь буын белән уртаклашырга этәрә.
40 елга якын инде Ягсуп ага Мортазин Бөгелмәдә яши. Шәһәрдәшләребез аны нәкъ менә "Бөгелмә авазы"ның һәм республика газеталарының актив хәбәрчесе, "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, шәһәребездә уза торган милли чараларда бик теләп катнашучы милләтпәрвәр буларак беләләр дә. "Кыскалыкта - осталык" төшенчәсе аның язганнарына бик туры килә.
Гомер юлдашы - гаделлек, эшләгән эше - игелек, уйлаганы - саф, сөйләгәне хак һәм мәгънәле бу олпат затның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа