Алар – безнең горурлыгыбыз!
Хәмзә Фәхрулла улы МОТЫЙГУЛЛИН: "Үземә ошамаган нәрсәне ошата башларга тырышам" Карап торышка гади генә ул: буй-сыны, килеш-килбәте белән беркемнән дә аерылып тормый кебек. Ләкин үзе белән якыннан аралаша башласаң, аның нинди тирән акыллы, киң карашлы, динен, телен, халкын чын мәгънәсендә хөрмәт итүче милләтпәрвәр кеше икәнлегенә тиз төшенәсең. Тумышы белән -...
Хәмзә Фәхрулла улы МОТЫЙГУЛЛИН: "Үземә ошамаган нәрсәне ошата башларга тырышам"
Карап торышка гади генә ул: буй-сыны, килеш-килбәте белән беркемнән дә аерылып тормый кебек. Ләкин үзе белән якыннан аралаша башласаң, аның нинди тирән акыллы, киң карашлы, динен, телен, халкын чын мәгънәсендә хөрмәт итүче милләтпәрвәр кеше икәнлегенә тиз төшенәсең. Тумышы белән - Бөгелмә егете. 1948 елда гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе Фәхрулла агай - балта остасы, әнисе Хәдичә апа - хуҗабикә, оста тегүче.
Хезмәтнең ни икәнен, үз көчеңә генә ышанып яшәргә кирәклеген, тир түгеп тапкан хәләл акчаның гына бәрәкәтле була алганлыгын Хәмзә күңеленә сабый чактан ук сеңдерә.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Гүзәл Медведева фотоcы.
Бер авыз сүз русча белмәгән малайны 7 яшендә 8 нче мәктәптә чеп-чи рус классына укырга бирәләр. Ул көннәрне әле дә көлеп искә төшерә Хәмзә Фәхруллович - укытучысы адресын сорагач: "Гурт Бөгелмә, улиса Аструфски, дум бер", - дип, шартлатып җавап бирә бәләкәй Хәмзә. 8 сыйныфны тәмамлап, олы тормыш сукмагына чыгып басканда, егет инде туган телен ипилек-тозлык кына белә торган булып кала... Әмма... "җан тарта, җан тартмаса, кан тарта" диләр безнең халыкта. Хак шулай булып чыга да, ул газиз халкының милли йолаларын, гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятен гомер буе үзлегеннән өйрәнә, алай гына да түгел, аларны саклап калу, үстерү юнәлешендә дә төбәгебездә биниһая эш башкара. Монысы турында - соңрак.
...Урта белемне кичке мәктәптә ала ул, училищеда эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә, спорт белән мавыга башлый, армиядә хезмәт итә, аннан кайтып, ПТСка эшкә урнаша һәм юллама белән Энергетика институтына укырга керә, югары белем алып, мастер булып эшли башлый. Аннары БМЗда баш энергетик вазифаларын башкара ул. Менә шунда аның һөнәри һәм эшмәкәрлек таланты ачыла да инде: энергетика тармагын бер башка күтәрүгә ирешә.
Хәзер инде менә 16 ел - җаваплылыгы чикләнгән "Балкыш" җәмгыяте генераль директоры. Бар җирдә кыскартулар барган заманда 70тән артык кешегә эш урыны булдырган, тиешле хезмәт хакын вакытында биреп барган, эшче-хезмәткәрләрен тулы социаль пакет белән тәэмин итә алган, заман белән бергә атлаганга күрә, эш бетәр дип курыкмыйча, алдагы көнгә дә тулы ышаныч белән яши торган тотрыклы оешманың ил-көн алдында аб-руйлы җитәкчесе ул Хәмзә Фәхруллович. Татарстанны иңләп-буйлап дигәндәй колачлап, бик файдалы һәм уңайлы заманча җиһазлар - газ казаннары урнаштыру һәм аларны хезмәтләндерү белән мәшгуль бу коллектив.
Бик тә мәшәкатьле хезмәт кешесе булуга карамастан, Х.Мотыйгуллин шәһәребездә милләтпәрвәр зат буларак та яхшы таныш. Үтә дә җаваплы вазифаны йөкләделәр аңа: Татар иҗтимагый үзәгенең Бөгелмә бүлеге җитәкчесе ул. Бу хезмәте өчен, кем әйтмешли, акча да түләмиләр, премия дә бирмиләр. Милләт язмышы дип уфтанучылар, туган тел, йолаларыбыз, горефләребезне саклап каласы иде дип борчылучылар аннан эш кенә көтә. Ә тынгы белмәс җан Хәмзә Фәхрулла улы янып яши. Тамырларыбыз тарихы - Болгар җиренә сәяхәтләрне, Хәким бай призына шахмат-шашка ярышларын, милли көрәш турнирларын оештыручы да ул, чит төбәкләрдәге кан-кардәшләр язмышы белән кызыксынып яшәүче дә... Шул чараларның барысын да матди яктан тәэмин итеп то-ручы химаяче дә үзе. Татар мәдәният үзәгенең мәдәни чаралары, "Бөгелмә авазы" газетасының милли-тәрбияви сәхифәләре аның матди ярдәме белән дөнья күрә. Бар нәрсәнең бәһасен акча бизмәненә салып үлчәүгә корылган бүгенге заманда Хәким бай дәвереннән килгән меценатлык традицияләрен торгызуга зур көч сала торган кеше ул Хәмзә Фәхруллович. Нәкъ менә аның кебекләр милләтебезне саклый, үстерә!
"Эштә булган тимер тутыкмас, эш күрсәткән ирне ил онытмас", - ди шагыйрь М.Җәлил. Нәкъ бүгенге язмабыз геройлары турында бу сүзләр - актив тормыш белән яшәгәнгә, яшьләрчә нык-күркәм һәм хезмәте белән ил-көн алдында абруй казанган мөхтәрәм затлар алар. Шәһәребез тарихын менә шундыйлар яза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа