Алар – безнең горурлыгыбыз!
Камил Хуҗа улы СОЛТАНОВ: "Рәхмәт яшьләргә!" 1932 елда Әлмәт районы Кәшер авылында ишле гаиләдә бер малай дөньяга килә, Камил дип исем кушалар аңа. 8 яшенә кадәр чирәмнәрдә тәгәрәп, балачак дигән сихри чорның бөтен ямен-тәмен тоеп үсә бала. Ә аннары... "Миңа 8 яшь иде, - дип искә ала Камил ага үзе....
Камил Хуҗа улы СОЛТАНОВ: "Рәхмәт яшьләргә!"
1932 елда Әлмәт районы Кәшер авылында ишле гаиләдә бер малай дөньяга килә, Камил дип исем кушалар аңа. 8 яшенә кадәр чирәмнәрдә тәгәрәп, балачак дигән сихри чорның бөтен ямен-тәмен тоеп үсә бала. Ә аннары... "Миңа 8 яшь иде, - дип искә ала Камил ага үзе. - Без, бер көтү авыл малайлары, җигүле атның кабык арбасына төялеп, 12 чак-рымдагы Әлмәткә Сабан туе карарга киттек. Әти миңа 5 тиен акча да бирде. 2 стакан куас, 1 стакан салкын чишмә суы эчәргә җитәрлек акчаны мин инде туздырып бетердем, ә Сабан туе башланмый да башланмый. Шактый вакыт узгач кына ачык "ГАЗ"ик машинасында бер абый килеп төште, зур җитәкче булгандыр инде ул, трибунага менде һәм... Германиянең безгә каршы сугыш башлаганын игълан итте..."
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Гүзәл Медведева фотоcы.
Әтисен, 1944 елда олы абыйсын да сугышка алалар, хуҗалыктагы бөтен эш инде 11 яшьлек "олы егет" җилкәсенә өелеп кала: утын кисү, яру, кышын кар көрәү, терлек карау, асларын чистарту, тавыкларга бәрәңге пешереп ашату, сепарат аерту, сөтен кайнатып, катык оету... Өстәвенә, үзеннән кечерәк энекәшләре дә бар бит әле... Әни өй кешесе түгел: "Барысы да - фронт өчен! Барысы да - Җиңү өчен!" - дип тырышкан вакыт. "Беренче сентябрьне зарыгып көтеп ала идем, - ди Камил ага. - Чөнки тавык та чүпләп бетерә алмас мең төрле эш өйдә кала, мәктәптә ял итәргә була иде".
Сугыш беткән көн дә ветеранның күңелендә ачык уелып калган: "Көздән калган салам җыярга дип, әни урынына башка апалар белән басуга киттем. Әни йорт эшләрен карарга өйдә калды. Бервакыт берәү ат өстендә кулларын болгый-болгый безгә таба чаба. Авылда ут чыккан икән дип, башта бик курыктык. Ә җайдагыбыз бар хутка кычкырып килә: "Сугыш беткән! Өйләрегезгә кайтыгыз!" Хатын-кызлар елаша башлады. Алар ничектер ике төркемгә бүленде: кара пичәтле хат алганнар һәм ирләренең-улларының исән-сау кайтырына әле өмете булганнар. Озак елаштылар апалар, мин дә еладым. Сугыштан кайта алмаганнарны жәлләп еладым".
...7 сыйныф белемле егет Бөгелмәнең 48 нче тимер юл училищесына укырга керә. Аннары ике ел депода эшләгәч, Совет Армиясе сафларына алына. 4 ел зенит артиллериясендә хезмәт итә ул, аннан тагын үзе эшләп киткән депога кайта. Читтән торып Мәскәүнең тимер юлчылар институтын тәмамлый, 1970 елга кадәр эш урынындагы барлык диярлек һөнәри вазифаларны башкара, 1970 елда аны партия оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. 40 еллык хезмәт стажының 18 елын Камил Хуҗа улы партия эшенә багышлый. Бу, килешәсездер, заманына күрә зур ышаныч яулаган, абруйлы, белемле, оештыру сәләтенә ия булган, ә иң мөһиме, намуслы, гадел кешеләр өлешенә тигән көмеш.
Бөгелмә станциясе тимер юл узелы ветераны, Бөгелмә шәһәренең мактаулы гражданины, 2000 елдан шәһәр һәм район ветераннар советы оешмасы рәисе Камил ага Солтановның пенсиягә чыккач кына да туган төбәгебез хакына башкарган хезмәтләрен, бигрәк тә яңа вазифасында өлкән яшьтәгеләргә күрсәткән игелекләрен санап бетерерлек түгел. Шәһәребездә яңа бер һәйкәл - Бөгелмәгә тимер юл килүнең 100 еллыгы хөрмәтенә куелган паровоз мәгърур рәвештә якташларыбызны да, кунакларны да сәламләп тора икән, монда да К.Солтановның инициативасы, тырышлыгы зур. Ә ветеран үзе бүгенге көнгә сокланып, сөенеп туя алмый: "Рәхмәт яшьләргә, шәһәребезне гөлбакчадай ямьләп, матур итеп яши беләләр!" - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа