Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Безнең заман герое ул

Юбилеең белән, Фазыл!

Һади Атласи исемендәге музей-китапханә җитәкчесе, мөгаллим, тарихчы,  фотохәбәрче,  төбәк елъязмачысы, актив җәмәгать эшлеклесе – бу һөнәрләрнең барысы да аныкы. “Кем ул?” – дип сорап торучы булмастыр – Карабашта туып-үскән, шунда гомер итүче һәм туган туфрагына булган мәхәббәтенә, якташларына карата күңел түрендә йөрткән ихтирам һәм хөрмәт хисләренә күрә газиз төбәген еракларга таныткан зат  Фазыл Абдулла улы Вәлиәхмәт ул. Шушы  вазыйфаларның берсе өлкәсендә генә басылып кына эшләсә дә, кеше үрләр яуларга, уңышларга ирешеп, танылуларга ирешә ала. Ә Фазыл Абдулла улы аларның барысын да берьюлы колачлап алып бара һәм аның эшчәнлеге болар белән генә дә чикләнми.

Карабаш бай тарихлы төбәк, аның тарихында тирән эз калдырган карабашлылар да аз түгел. Бик гади дә, шул ук вакытта гаять үзенчәлекле дә шәхес – Фазыл Вәлиәхмәт бүгенгесе көндә шул тарихны язучы елъязмачы буларак танылган зат. Ә бит шул ук вакытта ул үзе дә тарихи шәхес буларак хезмәтләрен өйрәнүгә, югары бәя алырга лаеклы кеше. Дөрес, янәшәдә йөрүче гап-гади күрше, хезмәттәш, яшьтәш, авылдаш, сыйныфташ буларак аралашып яшәгәндә, без кешене һәм аның асыл сыйфатларын әле дөрес итеп, тиешле дәрәҗәдә бәяли белмибез. Әмма туган төбәк һәм республика үсеше тарихында, татар милләтенең катлаулы яшәеш этапларының безнең заман баскычында Фазылның үз эзе, үз хезмәтләре бар һәм болар – бәхәссез. Ул, чыннан да, шушы вакыт кысаларында гына чикләнеп калмыйча, киләчәк буыннарга да заман   фактларын, вакыйгаларын төгәл һәм шактый тулы итеп җиткерүче буларак, үз бәясен алырга тиешле олы шәхес. Аның моңа кадәр башкарган хезмәтләрен санап торуның, 9 китап авторы икәнен, яшь буында туган төбәккә карата җылы хисләр тәрбияләүче, татар телен саклау, татар матбугатын пропагандалау кебек һәм башка бихисап күп игелекле эшләрен санап торуның бүген хаҗәте юктыр, чөнки авторның газетабызда басылып торган милли темага язган язмалары, бер-бер артлы китаплары басылып чыгу, шәһәрдә һәм районда үткәрелә торган милли-мәдәни чараларда актив катнашуы –  барысы да боларны дәлилли.      

13 мартта, ягъни бүген, якынлашып килүче юбилее уңаеннан Карабаш мәдәният йортында аның иҗат кичәсе уза.  “Төбәгебездә татар матбугатын үстерүгә, җирле милли газетабыз “Бөгелмә авазы”н популярлаштыруга керткән өлеше һәм язылу кампаниясе вакытларында зур ярдәм күрсәтүе, илебез төбәкләрендә сибелеп яшәгән татарларыбыз белән араларны якынайтып, алар тормышы белән якташларыбызны таныштырып торуы, язмалары аша ана телебезгә мәхәббәт һәм туган төбәк белән горурлану хисләре тәрбияләве өчен актив хәбәрчебез Фазыл Абдулла улы Вәлиәхмәтовка рәхмәт белдерәбез” – юбилей кичәсендә редакциябез исеменнән аңа тапшырылачак Рәхмәт хатында шундый юллар бар. Язылганнарга өстәп, Фазыл Абдулла улына ныклы сәламәтлек, уллары һәм оныклары өчен җәмәгате Минзилә ханым белән тигезлектә шатланып яшәүләрен һәм милләтебез, якташларыбыз иминлеге хакына ният иткән эшләрен, үз күңеле дә канәгатьлек хисләре кичерерлек итеп, уңышлы башкарып чыгуын телибез.

Әлфинур  ШӘВӘЛИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса