Безнең йорт – Татарстан
Бөгелмә коллективлары чыгышы фестивальнең башка катнашучыларыннан үзенчәлекле булуы, югары башкару дәрәҗәсе белән аерылып торды.
12 октябрь көнне Лениногорск шәһәрендә “Безнең йорт – Татарстан–2018” Республика этномәдәният фестиваленең II зональ этабы үтте. Максаты – Татарстан Республикасында яшәүче халыкларны рухи яктан баету, аларның бердәмлеген ныгыту, күпмилләтле мәдәниятне популярлаштыру һәм үстерү.
Фестивальдә Әлмәт, Чирмешән, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы районнарының иҗат коллективлары катнашты. Безнең районны “Үзәк район клублар системасы” учреждениесенең өч коллективы лаеклы тәкъдим итте. Алар – Иркен авыл клубының кубызчылар ансамбле (җитәкчесе – Сәрия Ибраһимова), Кече Бөгелмә авыл мәдәният йортының “Околица” халык вокаль ансамбле (җитәкчесе – Валерий Савельев) һәм Наратлы мәдәният учагының “Шуçăм” вокаль ансамбле (җитәкчесе – Светлана Корчагина).
Бөгелмә коллективлары чыгышы фестивальнең башка катнашучыларыннан үзенчәлекле булуы, югары башкару дәрәҗәсе белән аерылып торды. Моны хәтта жюри әгъзалары һәм тамашачылар да бәяләде.
О. ИШМЕЕВА, “Үзәк район клублар системасы” учреждениесе методисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа