Бүгенге язмам - Иркен авылының мәдәният тормышына үзеннән лаеклы өлеш керткән авыл аксакалы Миңнеһади Минзыя улы Тәхауов турында. 82 нче яшь белән баруга карамастан, ул бүген дә дөньядагы барлык вакыйгалардан хәбәрдар тора, табигатьне ярата, мәдәният-сәнгать белән кызыксына. Аның үстергән бакчасындагы чәчәкләрне күрсәң, таң калырлык. Ул һәрбер гөлне яшь сабыйдай назлый,...
Наилә МАМАКОВА.
Иркен авылы.
Автор фотолары.
Гаҗәп бай тормыш сукмагы үткән Миңнеһади абый. Аңа төзелеш идарәсендә дә, кара алтын чыгару өлкәсендә дә эшләргә насыйп була. Кайда гына эшләмәсен, аның эшчән-лек тарихы бик бай. Мәдәният дөньясында гына да утыз ел гомер үткән дә киткән...
Миңнеһади абый җитәкләгән Иркен авылы мәдәният йортында оештырылган "Наза" ансамбле искиткеч уңышларга ирешә. Мәскәүдә узган Халык
Хуҗалыгы Казанышлары Күргәзмәсендә (1985 ел) ике тапкыр дипломант була. 1987, 1991 елларда узган I һәм II Бөтенсоюз халык иҗат фестивальләрендә лауреат исемен яулый. 1988 елда Мәскәүдә "Рус кышы" фестивалендә катнашып, дипломант исеме алып кайта. Иң мөһиме, 1990 елда "Наза"га "Халык ансамбле" исеме бирелә.
Күңел хатирәләре аның Мәскәүдә 1980 елда Халык Хуҗалыгы Казанышлары Күргәзмәсендә үткән Бөтенсоюз халык иҗат фестиваленә килеп тоташа: "Әле хәзер дә күз алдымда: көненә икешәр концерт куя идек", - ди ул. Яшь чыгыш ясаучылардан Гүзәлия Хуҗина (Вәлирахманова) нәкъ шушы фестивальдә иң беренче адымнарын ясаган. "Әле Гүзәлияне шул чакта чит ил кунаклары фотога да төшерделәр, - дип искә ала Миннеһади абый. - Халык безне шатланып, алкышларга күмеп каршы ала иде. Кайсы төбәкләрдән генә юк иде иҗат төркемнәре! Безнең халык ул вакытта бик тә тату яши иде шул".
Миңнеһади абый өендә үзенең иҗат почмагын булдырган: анда Мактау хатлары, Мактау кәгазьләре, Дипломнар, медаль һәм значоклары - боларның барысы да аның хезмәт җимешләре. Алар мәдәният ветеранына бик тә кадерле. Миңнеһади Минзыя улы лаеклы ялга киткәндә үзенең вазифаларын яшь белгеч Сәрия Ибраһимовага ышанып тапшыра һәм ялгышмый. Сәрия ханым - киңкырлы иҗат кешесе. Аның җитәкчелегендә коллектив "Аулак өй", "Каз өмәсе", "Уракчы кыз", "Су буенда Сабантуй", "Туй килә", "Әбиемнең күңел сандыгы", "Дубыр-дубая", "Юкә", "Балага исем куштыру йоласы", "Молотилкада башак сугу", "Киндер тукмаклау" фольклор композицияләре иҗат итеп, тамашачы хозурына тапшырган.
"Безнең ветераныбыз хәзер лаеклы ялда. Аның менә шундый тормыш сөючән булуына сокланабыз. Нинди генә вакытлар булмасын, ул, үзенә генә хас сабырлык күрсәтеп, башкалар фикерен тыңлый белә, ярдәмчел, төпле киңәшләрен бирә. Эш булгач, төрле вакытлар булгандыр, әмма аның кемгәдер тавыш күтәреп эндәшкән чагын без хәтерләмибез, киресенчә, ул кеше хәленә керә белде. Җитәкче буларак, һәр хезмәткәре белән дустанә мөнәсәбәт сак-лый белә торган кеше иде безнең Миңнеһади абый. Шушы күркәм сыйфатлары өчен без аңа бүген дә рәхмәтлебез", - ди мәдәният йорты җитәкчесе Сәрия Ягъфәр кызы Миңнеһа-ди Минзыя улы турында.
Күпме көч,
тырышлык куелган
Хезмәттә үрелгән елларда,
Корыч сыман ярсу да,
дәртле дә
Тынгысыз һәм
горур җаныгыз.
Миңнеһади абый тормыш иптәше Ландыш апа белән ике ул үстерделәр. Ландыш апа җәмәгать туклануы системасында эшләп, лаеклы ялга
чыкты.
Олы уллары Наил Азнакай юл төзелешендә күп еллар инженер-механик булып эшли, мактауга лаек белгеч. Тормыш иптәше Резеда белән ике бала үстерәләр. Уллары Фаил, Казан юридик академиясен тәмамлап, Мөслим муниципаль районы хакимиятендә эшли, инде аның ике кызчыгы бар - Алия һәм Ралия. Кызлары Гөлназ Казан финанс институтында укып, югары белем алган, хәзер Казанда Юстиция министрлыгында эшли.
Миңнеһади абыйның кече улы Хәлил нефть чыгару идарәсендә мастер булып хезмәт итә, бик тырыш җитәкче. Җәмәгате Алсу белән ике кыз бала тәрбияләп үстергән. Айгөл Казан дәүләт университетының экология факультетын тәмамлаган. Инде кечкенә улы бар. Ләйсән Алабуга педагогия институтында белем алган.
Балалар - әти-әниләрен, оныклар әби-бабайны бер дә онытмыйлар, төп нигезгә кайтып торалар. Әти-әнигә хөрмәт күрсәтеп, аларга ярдәм итеп яшиләр. Миңнеһади абый, Ландыш апа балалары белән чөкердәшеп, гөрләшеп гомер итә.
Хөрмәтле Миңнеһади абый, сезне Мәдәният елы уңаеннан чын күңелдән тәбриклибез. Ныклы сәламәтлек, озын гомер, шатлыклар телибез. Җа-
ныгыз тыныч, күңелегез һәрвакыт шат, гаиләгездә һәрчак тигезлек, иминлек булсын.