Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Безнең авылныкы ул!

Таныш-белешләрең арасында күркәм холыклы, игелекле, ярдәмчел кешеләр бар икән, аларны берәр сүз уңаенда искә алу гына да күңелгә тынычлык бирә.

Андыйларның  уңай сыйфаты я ярдәмчеллеге турында башка берәүдән җылы сүз  ишеткәндә дә  җанга рәхәт булып китә. Ул кеше үзеңнең гомер иткән авылыңныкы булса, авылдашың өчен горурлык хисләре  уяна. Андый чакта авыз тутырып: “Безнең авылныкы бит ул”, – дип җөпләп куясың. Чөнки ул кеше турында беркем яман сүз әйтмәячәкне, кайда гына искә алсалар да, аның турында яхшы сүз генә ишетәчәгеңне, йөзең кызарырга туры килмәячәкне беләсең. 

Менә шундый авылдашларымның берсе – Гөлфия Расих кызы Хуҗиева турында сөйлисем килә. Кечкенәдән үк, чыннан да үз авылыбызда үсеп, безнең күз алдында укып, һөнәри белем алып, хезмәт юлына аяк баскан, сайлаган шул һөнәренә тугры булып, гомерен мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүгә багышлаган, озак еллар авылыбызның балалар бакчасы мөдире булып эшләгән кеше ул Гөлфия Расих кызы. Хәзер дә яраткан эшен дәвам иттерә, сабыйлар белән эшли. Балалар бик яраталар үзен. Киң күңелле, олы йөрәкле, йомшак мөгамәләле кешене алар бигрәк тә тирән тоя бит.  

Ә Гөлфия балалар белән генә түгел, олылар белән дә уртак тел таба белә, аны ата-аналар да, авылның өлкән кешеләре дә бик хөрмәт итәләр. Авылыбызның башлангыч ветераннар советы инициативасы белән оештырыла торган чаралар вакытында да ул беренчеләрдән булып ярдәмгә килә. Без өлкәннәр өчен авыррак булган гамәл – компьютер аша нидер эшләргә кирәк булса да, бер “ыһ” итми, документ-кәгазьләрне әзерләп бирә, киңәш-табыш итешергә дә бик уңай кеше. 

Искиткеч ярдәмчел, тыйнак, сабыр холыклы ул Гөлфия. Гаиләсендә дә бик уңган ханым: аш-суга оста, кул эшләрен дә җитезлек белән башкара: тегә, бәйли. Яздан башлап, көзгә кадәр матур гөлләр, чәчкәләр үстереп тә күзләрне иркәли. Авылда иң җаваплы һәм авыр хезмәттә булган ире – җирлек башлыгы Рәзгать Тәлгать улының да төп таянычы, ярдәмчесе ул. Менә дигән ике бала тәрбияләп үстерделәр.  

Менә шундый олы йөрәкле, күркәм холыклы авылдашыбызны шушы көннәрдә булып узган матур гомер бәйрәме белән бар авылдашларыбыз, ата-аналар һәм ветераннар-пенсионерлар исеменнән чын күңелдән котлыйбыз. Аның уңышларына куанабыз, тормышы имин булуын, изгелекләр генә теләп калабыз. Авылдашларыбыз алдында аның йөзе ак. Барыбызны да шулай тигез, якын күргәненә һәм ярдәмчелллеге өчен чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез. 

Абруй НАСЫЙРОВА, 

Акбаш авыл җирлеге башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса