Без – Җиңүчеләр оныклары
1941 елның 22 июнь иртәсе... Кызарып таң атып килә... Бар халык татлы йокыда. Әниләренең җылы куенында сабыйлар да тәмле итеп йоклыйлар. Шушы тынычлыкны бозып, явыз фашистлар безнең илебезгә басып керә. Аяз күкне "кара болыт" каплый. Берни белми йоклап яткан сабыйлар, зәңгәр күккә текәлеп, өнсез калалар. Аяусыз сугыш башлана...
Алия САММАТОВА,
2 нче лицейның 1 "Г" сыйныфы укучысы.
Минем бабам - Әлмәт районы Мәмәт авылы егете Җәүдәт Миңнехан улы Гыйниятуллин (рәсемдә) сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә.
Радиодан яңгыраган сугыш хәбәре бабамның хәтерендә мәңге онытылмаслык булып кала: "Игътибар! Барыгызга да! Бүген иртәнге сәгать 4тә фашистлар Германиясе аяусыз сугыш башлады"...
Бу хәбәр илебезне, халкыбызны тетрәндергән. Әтиләр, абыйлар, бабайлар сугышка киткән. Алар арасында минем бабам да булган. Бабам Австрия, Румыния, Польша, Чехословакия, Венгрия җирләрендә булган. Смоленск өлкәсендә Вязьма шәһәре өчен көрәшкәндә бик каты яраланган. Мәскәүдә өч операция кичергән. Шуннан соң тугыз ай буе Ижевск госпиталендә дәваланган. Аның янына туган авылы Мәмәттән әнисе Дәрига җәяү барган. Госпитальдә терелеп, бераз аякка баскач, аны кабат сугышка җибәргәннәр. Ул 1943 елдан генерал-лейтенант Д.Лелюшенко җитәкчелегендәге дүртенче танк гвардиясендә хезмәт иткән. Шул еллардан "Т-34" танкы белән Калинин өлкәсен гитлерчылардан азат иткән. Монда дошман авылларны җимереп бетергән, халыкның күбесен тоткынлыкка алган, бөтен нәрсәне яндырып киткән була. Мондый шартларда да бабам үзен көчле һәм түземле солдат итеп күрсәткән. Дошманның өч танкын яндырган. Әлеге батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Ул гына да түгел, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бик күп медальләр алган.
Минем бабам батыр, көчле, керсез йөрәкле кеше булган. Алар яшьлегенә канлы сугыш еллары туры килгән, шушы хәлиткеч көрәштә ул сынатмаган, дошманга бирешмәгән.
Минем бабам - сугыш һәм хезмәт ветераны. Сугыштан соң да, ике ел чит җирләрдә хезмәт итеп, исән-имин үзенең туган авылы Мәмәткә әйләнеп кайта. Ул вакытта аның җәмәгате Фәүзия әбием авылда укытучы булып эшли. Бабам 18 ел ферма мөдире булып тора һәм 6 ел комбайнда эшли. Алар бергә бик матур итеп яшәп, алты малай үстерәләр.
Бабам үлгәнгә быел 10 ел булды. Ләкин без - аның оныклары якыны-бызның батырлыкларын мәңге онытмаячакбыз. Аның белән горурланабыз, аңа охшарга тырышабыз. Минем дә бабам кебек батыр шәхес буласым килә.
Җир йөзендә мәңге тынычлык булсын! Канлы сугышлар бүтән килмәсен! Безнең бәхетле тормышыбыз һәм азатлыгыбыз хакына көрәшкән, тыныч-лыгыбыз, аяз күкләребез өчен Сезгә рәхмәтлебез, ветераннар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа