Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Бердәмлек һәм бергәлек еллары

Руслан Җәләев 2007 елның февраль аенда “Бөгелмә авазы” газетасына эшкә килә, ә көзен мөхәррир итеп билгеләнә һәм 2016 елга кадәр әлеге вазифада була. Шул ук еллардан бирле Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетының Бөгелмә бүлегенә җитәкчелек итә.

Руслан Сирин улы мөхәррир булып эшләгән дәвер “Бөгелмә авазы”ның иң тотрыклы һәм җай белән эшләгән еллары булып истә калган. Чөнки илдә зур тетрәнүләр, үзгәртеп корулардан соң чагыштырмача тынычлык урнашкан, икътисад күтәрелә башлаган, “Татмедиа” җәмгыяте барлык район басмаларын бер кул астына туплаган, газетаның финанс бәйлелеге муниципалитетларга карамаган, глобаль кризислар да башланмаган бер чор иде бу.

Дөрес, журналист эшен һич кенә дә тыныч эш дип булмый, җитәкченекен – бигрәк тә. Заман сулышын тоеп, зур тизлек белән барган үзгәрешләрне дөрес аңлап һәм укучыга аңлатып, шул ук вакытта милли мәнфәгатьне кайгыртуны да алгы планга куеп эшләде Руслан Җәләев. Нәкъ менә ул җитәкчелек иткән елларда яшь буын – мәктәп укучылары урта һәм югары белем бирү уку йортлары студентлары белән эшләү активлашты, химаячеләр ярдәме белән алар арасында иҗади бәйгеләр үткәрелде, җиңүчеләрне матди һәм рухи кызыксындыру көчле булды. Татар җәмәгатьчелеге, милли хәрәкәт әһелләре белән берлектә эшләү нәтиҗәсен-дә, ул елларда газета белән кызыксынучылар саны артты, 2014–2015 еллардагы кризисларга кадәр газетаның тиражын да чагыштырмача тотрык-лы саклап килү мөмкин булды. Үз эшенең җанатарлары булган һөнәри коллективка нәкъ шул елларда Гайшә Хәсәнова, Әнәс Назыймов кебек актив язучылар сафына Равилә Арсланова, Ришат Гәрәев, Әбүзәр Шакиров һәм башка күп кенә көчле җәмәгатьчелек хәбәрчеләре килеп кушылды. Авылларда, Татар мәдәният үзәгендә Газета көннәре, халык белән очрашулар ел саен гөрләп уза килде.

Гомумән, Руслан Җәләев җирле матбугатка җитәкче-лек иткән елларда Бөгелмәдә өч милли көч: татар басмасы, Татар мәдәният үзәге һәм җирле мәгариф идарәсенең милли юнәлештә эшләү бүлеге бер йодрык булып, бердәм эшләде дип, курыкмыйча әйтергә була. 

Шулай ук ул еллар Бөгелмәдә үзешчән каләм әһеллә-ренең иҗади күтәрелеш еллары да булды. “Моңсарымда моңнарым” (Бөгелмә, 2008), “Илһам чишмәләре” (Казан, 2013), “Туган яктан илһам алып...” (Казан, 2016) – менә бу җыентыкларда заманында беренче мөхәррир Мәхтүм Мостафин оештырып җибәргән, редакциядә эшләп килгән “Моңсар” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзаларыннан 20гә якын кешенең иҗат җимешләре кергән. Моннан тыш, Фәһимә Авзалова, Фазыл Вәлиәхмәт, Мәхтүмә Галләмова, Сәлах Шәрипов, Әнәс Назыймов, Дамир Асылов һәм башкалар үз китап-ларын да бастырып чыгаруга ирештеләр.

Руслан Сирин улы Җәләев 1971 елның 21 июлендә Татарстанның Баулы районы (хәзерге Ютазы районы) Каран-Чишмә авылында туган. Кәрәкәшле урта мәктәбен тәмамлагач, 1989–1991 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннары Казан дәүләт университетының тарих бүлегендә югары белем ала. 1997 елда язмыш аны Бөгелмә шәһәренә алып килә, 14нче татар гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта башлый. Шәһәребезнең җәмәгать тормышында актив катнаша. Бөгелмә җәмәгатьчелеге аны Татар мәдәният үзәгенең шушы көннәрдә 20 еллыгын билгеләп үткән татар халык театры артисты буларак та, Сабан туйларында бил алышкан көрәшче буларак та белә.

 

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА

Фотолар: редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса