Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Баш мөхәррир - ул бит зур җаваплылык таләп итүче вазифа

Ләйсән Бикбулатова “Бөгелмә авазы” газетасы тарихына иң яшь мөхәррир булып кереп калачак. Бу вазифаны үз өстенә алган чорда аңа бары 27 яшь була. Җиңел булмый, тик Ләйсән авырлыклар алдында сынып калмый. Газета “аксакаллары” башлаган эшне лаеклы алып бара.

Гаҗәеп кызыклы, шул ук вакытта искиткеч авыр һөнәр ул – журналистика. Бигрәк тә җирле газетада эшләү иңнәргә зур җаваплылык сала. Илдә барган вакыйгалардан хәбәрдар булу гына түгел, район, авылларның нинди кәеф белән яшәвен тою таләп ителә. Бу һөнәр ияләре оператив булырга, шул ук вакытта  “җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә” тиешләр. Мактаганда тәнкыйтен онытмыйча, ә тәнкыйть утында яндырганда чамасын белеп эшли торган халык ул журналистлар. Нәкъ шул ягы белән әлеге һөнәр татар авылында туып-үскән кыз баланы җәлеп итә дә.

Укытучылар гаиләсендә туган кыз баланың киләчәктә нинди һөнәр сайлавы алдан ук хәл ителеп куелган төсле. Тик Ләйсән башка юлны сайлый. Юк, ул журналист булу хыялы белән яшәми. Бу һөнәрне сайлавы да – бәхетле очрак. Унберенче сыйныфны тәмамлаганда аңа районнан Казан дәүләт университетының журналистика факультетына юллама тәкъдим итәләр. Сөенеп ризалаша. Әлеге юлламалар ул вакытта “Бөгелмә авазы” редакторы булып эшләгән Фәрит Шәфигуллин тырышлыгы белән булдырыла. Нәкъ ул Ләйсән Бикбулатовага журналистика һөнәренә юнәлеш бирүче дә.

– Балачакта бик яратып “Ялкын” журналын укый идем .Шундагы бер язма күңелемә кереп калды. Анда татар журналистикасы кафедрасында беренче курсны “Студентка багышлау” традициясе турында язылган иде. Беренчедән бишенче курска кадәрге студентлар, жыелышып, электричкага утырып китәләр һәм “Каменка” станциясендә төшеп калалар. Беренче курс студентларын тозлы су белән “багышлыйлар”. Шуны укыганда үземнең дә әлеге студентлар арасында булуымны теләдем. Бу хис-кичерешләр мине канатландырды. Ничә еллар үткәч, хыялым тормышка ашты бит! Тозлы суларыннан авыз да иттек, үзебез дә “яшелләр”не студентка багышладык. Остазларга килгәндә, алар күп булды. Беренче курста журналистика белән Римзил Вәлиев таныштыра башлады. Татар журналистикасы факультетында укыган һәр студентның күңеленә мәңгегә кереп калган остаз, ул да булса – Илдар Низамовтыр. Аның һәр сүзе, һәр төзәтмәсе хәтергә кереп калды. Ул университетта лекцияләр дә укыды,“Мәдәни җомга” газетасында да эшли иде. Мине бу һөнәргә алып керүче остазларым күп булды, студент елларында да, газетада эшләгән чорда да, аларның һәркайсына рәхмәтлемен, – дип әйтә Ләйсән Бикбулатова.

Журналистның һәрнәрсәдә һәм һәркемдә эше бар. Әле генә сыер савучының тормыш йомгагын сүткән каләм остасы инде шәһәр мэры белән объектлар буйлап сәфәр кыла. Лекцияләрдән түгел, моны Ләйсән беренче курста ук газетада каләм осталыгын чарлап йөргән вакытта белә. Практиканы ул нәкъ менә “БА” газетасында уза. Фәрит Шәфигуллин, Әлфинур Шәвәлиева һәм Дамир Асыловлар үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар, мәкаләләр, статьялар язарга өйрәтләр. Диплом эшен дә Ләйсән Бикбулатова Бөгелмә журналистикасына зур өлеш керткән шәхес Дамир ага Асыловның иҗатына багышлый. Яшь белгечне җирле газетада бишкуллап көтеп алалар. Тик биредә бер ел эшләгәннән соң, Ләйсән газетадан телевидениегә китә. Ул вакытта яшь журналист кабат “Бөгелмә авазы”на әйләнеп кайтырмын дип һич тә уйламаган була. ...Ләйсән Бикбулатовага “Бөгелмә авазы” газетасының мөхәррир вазифасын тәкъдим итәләр. Барлык куркуларны читкә куеп, ул җирле газетаның киләчәге өчен җаваплылыкны үз җилкәсенә ала. Туган коллективы аны сөенеп каршы ала һәм һәрьяклап ярдәм итәләр.

– Әлбәттә,  курыктым. Баш мөхәррир – ул бит зур җаваплылык таләп итүче вазифа. Бер көн эчендә чираттан өч әңгәмә (собеседование) узарга туры килде: “Татмедиа”ның генераль директоры урынбасары, генераль директоры һәм “Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчесе белән. Сынауны үткәч, минем кандидатураны бу вазифада расладылар. Минем өчен иң борчулы еллар башланды. Тышкы кыяфәтем белән дә баш мөхәрриргә туры килми идем. Җитәкчеләр белән очрашуларда  яшь кызны күреп, аптырап калалар иде. Авырлыклар күп булды. Иң зурысы һәм чишелеш табылмаганы, ул да булса, финанс мәсьәләсе. Газетага язылучылар санының да елдан-ел кимүе бер дә сөендерми иде. Ә коллектив эшләде, газета хакына эшләде. Мине һәрьяклап куәтләп торды, – дип искә ала газетаның элекке мөхәррире.

Ләйсән Бикбулатова җитәкчелек иткән чор массакүләм мәгълүмат чаралары интернет киңлекләренә тулысынча диярлек күчеп барган вакытка туры килә. “Татмедиа” җитәкчелеге җирле татар газетасының сайтына “керүчеләр” санын арттыруны, социаль челтәрләрдә татарча мәкаләләр чыгаруны максат итеп куя. Ләйсән бар көчен шул юнәлештә эшләүгә юнәлдерә. Укытучы, механизатор, табиб, мал караучы... – бу һөнәр ияләре турында татар язмалары әкренләп рус телендә эшләүче социаль челтәр битләрендә чыга башлый. Зарланучылар да табыла, тик бу татар телендә чыгучы җирле газетаның киләчәген хәл итүгә таба ясалган адымнарның берсе була. Әнә шулай тормыш дәвам итә. Нәкъ шул урында Чарли Чаплинның тирән мәгънәле сүзләрен мисал итеп  китерәсе килә. “Тормыш, әгәр аны эре планда карасаң – трагедия, ерактан караганда исә – комедия”, – дигән ул. Кешеләр шул тормыш сәхнәсендә нинди рольгә кереп “уйнаса” да, үз йөзен, яшәү кыйбласын югалтмаска тиеш. Журналист һөнәренең дә асылы – нинди генә катлаулы шартларда да үзең булып калу бит. Ләйсән барлык авырлыкларны җитди күтәрә, әмма кыз баланың нәфис җилкәләре өчен бу бик катлаулы сынау була, 2019 елда ул “Бөгелмә авазы” газетасыннан китү турында карар кабул итә.

Алсу Мөкатдәс

Фотолар: Л. Бикбулатованың шәхси альбомыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса