Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Бары җылы сүзләр әйтелләр

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Зеленая Роща авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Мингаян Казакованы бәйрәм белән котладылар.

Мингаян Казакова Зеленая Роща авылында 1934 елдан бирле яши. Бирегә ул әти-әниләре белән күченеп килә. Яшь гаиләгә барактан бүлмә бирәләр. Сугыш башланганда Мингаянга бары 10 яшь була. 1941 елның августында әтисе Закирҗан Инсаповны фронтка алалар, шул ук елның декабрендә ул хәбәрсез югала. Хәтта улы туганын да белми кала. Гаиләдә биш бала була. Мингаян – иң олысы. Әнисенең төп ярдәмчесе – ул фермада да эшли, кырга да бара, энекәшләрен дә карый, мәктәпкә дә йөри.

Мингаян Закирҗан кызы Казакова “Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән.

Җирлек башлыгы урынбасары Светлана Новикова, мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары

Изольда Фәритова, җирле ветераннар (пенсионерлар) советы әгъзасы Ирина Ишкова һәм социаль хезмәткәр Анфиса Низамова тыл хезмәтчәненә тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр. Аңа сәламәтлек, озын гомер теләделәр.

Ирина ИШКОВА, китапханәче

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса