Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Бар иде ул хезмәт батырлары

Газетаның 27 апрель санында Гөлсем Шәмгунова турында кайгынамәдә "Бөтен Бөгелмәдә бердәнбер иде" дигән юлларны укыгач, уйланып утырдым әле. Социалистик Хезмәт Герое исеме үк бирелмәсә дә, бар иде ул бездә Советлар иленең иң югары бүләкләреннән берсе - Ленин орденына лаек булган хезмәт батыры. Варвара Семеновна Арсентьева иде ул. Бөгелмә кошчылык фабрикасында...

Чәчкә ГАФФАРОВА,
сугыш һәм хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Варя - безнең яшьтәш, ул чакта - сугыштан соңгы елларда кияүгә дә чыкмаган яшь кыз эшендә шундый зур күрсәткечләргә ирешә алды.
Аннан соң күп еллар үткәч, заманалар үзгәрә төшкәч, тагын бер очраттым әле мин Варвараны. Бергәләп эшләгән елларны озаклап искә алып утырдык. Шунда мин аңа сорау бирдем: "Варя, син бит Ленин ордены алган хезмәт батыры. Хәзер хөрмәтлиләрме соң үзеңне?" - дидем.
- Кая инде ул хөрмәт! Бәйрәмнәрдә бер открытка гына биргән кеше дә юк, - дип җаваплады ул. Югыйсә, тантаналы зур-зур җыелышларда президиумнан төшмәгән чаклары бар иде аның да.

Шулай шул, кеше үзе артык тыйнак булса, ә эш урынындагылар аның хезмәтен бәяләп, халыкка белдермәсәләр, әлбәттә, хәтта югары дәрәҗәләр дә югалып кала, эш күрсәткән чаклар онытыла...

Алар - Арсентьевлар ишле гаилә: әти-әниләре, үзләре, балалары - һәммәсе дә совхозда эшләделәр, Казан урамында үз йортларында яшәделәр. Варвара хәзер вафат инде. Сүз уңаеннан, мине совхозда ул вакытта "Соня" дип йөрттеләр, фамилиям Садыйкова иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса