Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Авыл фельдшеры үзе бу һөнәрне сайлавына бер генә тапкыр да үкенү хисе тоймый

Фельдшер... Бу кешеләрнең җилкәсендә авыл җирлегендә яшәүче халыкның сәламәтлеге турында кайгырту ята.

Алар һәрвакыт зур хөрмәткә ия булдылар, чөнки һәр авыл кешесе диярлек сәламәтлеге, ә кайвакыт хәтта гомере өчен дә нәкъ менә шушы белгечкә бурычлы. Укол, массаж ясау, балаларны да, өлкәннәрне дә күз уңында тоту, бәхетсезлек очракларында табибка кадәр ярдәм күрсәтү, диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүе үткәрү – авыл фельдшерының вазифалары да, осталыгы чиксез кебек.

Алда әйтелгәннәрне үтәү өчен яхшы эшләргә генә түгел, ә эш дип янып яшәргә кирәк. Бөтен вакытыңны аңа багышларга һәм ялларсыз, бәйрәм көннәрсез эшләргә. Авыл фельдшерларының күбесе нәкъ шулай яши дә инде.

Татар Димскәе фельдшеры Гөлзара Индус кызы Солтанованың эш көне берсен дә кичектереп булмый торган эшләр чиратыннан тора. Улстажлы фельдшер. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике дә уйлап тормыйча, Бөгелмә медицина училищесына укырга керә. 1978 елда аны уңышлы тәмамлап,  йогышлы авырулар хастаханәсендә эшли башлый. Соңрак фельдшер Татар Димскәсе авылына җирле ФАПка күчерелә. Хәзер ул шушы фельдшер-акушерлык пунктының мөдире булып эшли.

Сүз уңаеннан, әнисе Мөгөлсем Шәрип кызы Әхмәтова да үз вакытында – 1956 елда Бөгелмә медицина училищесын тәмамлый һәм юллама белән Татар Димскәсе авылына фельдшер-акушерлык пунктына эшкә килә. 1974-1994 елларда анда мөдир булып эшли. Пенсиягә чыкканчы – 2000 елга кадәр әнисе белән кызы бергә эшләгәннәр.

Гөлзара Индус кызы үзе бу һөнәрне сайлавына бер генә тапкыр да үкенү хисе тоймый. Хәтта, киресенчә, үзен бик бәхетле кеше дип саный, чөнки үз сәләте буенча эшен – тормышта урынын тапкан дип саный. Хезмәтенә күрә хөрмәте дә бар. Авыл халкы үз фельдшерын бик яраталар, игътибарлы булганы һәм кешеләр турында кайгыртучанлык күрсәткәне өчен һәрвакыт рәхмәтле алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса