Асылташка тиң зат
Кеше гомере - уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек... Шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып, уза да китә гомер дигән кадерле мизгел... Әгәр шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, асылташтай балкырга тиештер шикелле. Ә бит...
Сәрия ГАЛЛӘМОВА,
Татар Димскәе мәктәбенең татар теле
һәм әдәбияты укытучысы.
1975 ел. Илгизә кулында - урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлау турында өлгергәнлек аттестаты. Ул, ике дә уйламый, күңелендә йөрткән хыялын тормышка ашыру максаты белән Казанга китә. Имтиханнарны җиңел генә тапшырып, Казан дәүләт университетының микробиология бүлегенә укырга керә. Шау-шулы студент еллары сизелми дә үтеп китә, һәм дипломлы яшь белгеч, җиң сызганып, Әлмәт шәһәрендә хастаханәдә лаборант булып эшли башлый. Туган мәктәбемә кайтып, укытучы булып эшләрмен дигән уй аның башына да кереп карамый.
1983 ел. Инде азмы-күпме тормыш тәҗрибәсе туплаган Илгизә сыйныфташы Фәнил белән гаилә корып җибәрәләр. Алар корган оя ныклы була. Шул ояда, җил-яңгыр тидерми, менә дигән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Гөлнур, мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казан педагогия институтында укып чыга. Гөлназ да апасыннан калышырга теләми. Ул да мәктәпне уңышлы тәмамлап, Икътисад, идарә итү һәм хокук инс-
титутында укый, кулына икътисадчы белгечлеге буенча диплом ала. Фәнил белән Илгизә кызларының икесен дә бер-бер артлы кияүгә бирәләр, олы тормыш юлына басарга ярдәм итәләр. Хәзергесе вакытта үсеп килүче ике оныкларына сөенеп, бәхетле әби һәм бабай булып, балаларга ярдәм итеп, бүгенге тормышларыннан канәгать хәлдә тыныч кына яшәп яталар.
28 октябрьдә Илгизә Әхнәф кызы үзенең күркәм юбилеен - 55 яшь тулган көнен билгеләп үтте. Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып, илле бишне тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң, көз - ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор. Халыкта "көзләрнең җимеше татлырак" дигән әйтем дә бар. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәклеге арта, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә. Сез дә бүген яраткан балаларыгызның тая-нычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып гомер көзегезгә аяк басасыз. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор. Чөнки әле алда кышлар бар, "олы кеше - солы төше" дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар, йөзне тутырганда да телисе изге ният-теләкләр бар. Ә хәзергә исә юбилеегыз белән сезне, Илгизә Әхнәфовна! 55 яшьлек кабатланмас бәйрәмегез белән!
Тирән белемле, кызыксынучан, үз эшегезгә бирелгән тырыш һәм таләпчән булуыгыз өчен укучылар да, укытучылар да, әти-әниләр дә үз итәләр сезне. Туры сүзле һәм ярдәмчел булуыгыз, укыту-тәрбия эшендә зур ихтыяр көче белән эшләвегез сезне характерлаучы сызыкларның әhәмиятлеләре булып тора. Бу сыйфатларыгыз район һәм республика мәгариф җитәкчелеге тарафыннан да югары бәяләнә. Күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары шул хакта сөйли.
Изге сыйфатларны үзенә мулдан җыйган, коллектив, ата-аналар ихтирамын казанган, hәр мизгелне кабатланмас җыр итеп яши белүче хезмәттәшебезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлык, озын гомер, балаларының игелеген күреп, олы куанычлар белән яшәвен, тигез, бәхетле гаилә тормышы, эшендә яңадан-яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз.
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын Синең кебек
Матур үтәр кем генә!?
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да Син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буе сау-сәламәт,
Булсаң иде бәхетле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа