Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Алсуның матурлык серләре

34 яшьлек җырчы Алсудан еш кына аның матурлык серләре хакында сорашалар, ничек шулай яшь һәм гүзәл булып кала алуы белән кызыксыналар. Бу көннәрдә Алсу аларга Интернет аша җавап биргән: "Дуслар, нинди яшь калу? Кайчаннан башлап 34 яшь - яшь күренер өчен ниндидер махсус чаралар куллана торган яшькә әйләнде? Мин әле...

34 яшьлек җырчы Алсудан еш кына аның матурлык серләре хакында сорашалар, ничек шулай яшь һәм гүзәл булып кала алуы белән кызыксыналар. Бу көннәрдә Алсу аларга Интернет аша җавап биргән: "Дуслар, нинди яшь калу? Кайчаннан башлап 34 яшь - яшь күренер өчен ниндидер махсус чаралар куллана торган яшькә әйләнде? Мин әле үземне бик яшь һәм чәчәк аткан чорымда дип исәплим!"


Алсу язуынча, ул үз-үзеңне карау буенча гадәти чаралар файдалана: контраст су белән юыну, битне боз кисәкләре белән ышку, атнасына бер тапкыр скраб белән чистарту. Шулай да билгеле җырчының башкалардан аерылган бер сере бар. Апасының киңәше буенча ул кан йөрешен яхшырту һәм тирене тонуста тоту өчен көн саен битләрен 1-2 минут җиңелчә чәбәкли икән. Моның нәтиҗәсе кыйммәт кремнар тәэсиреннән яхшырак, дип саный.

Алсу косметологка сирәк йөри, әнисенә охшап, олыгайгач та матур каласына ышана. Матурлык чаралары хакында Алсу шаяртып та ала: "Гүзәллекнең искиткеч шәп чарасын ачыкладым: ул да булса - авырлы булу! Тире матурлана, иреннәр тулылана, күзләр нур чәчә башлый. Ләкин бу чараны еш куллану авыррак". Әлеге чараны җырчы өч тапкыр кулланган да инде: ире Ян белән бүген алар 11 яшьлек Сәфинәне, 9 яшьлек Микелланы һәм бер яшьлек Рафаэльны үстерәләр.

http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса